Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инде икенче тапкыр рак белән көрәшүче Айгөл: «Мин кызым хакына терелергә тиеш»

Башкортстан кызы Айгөл Үлмәскулова социаль челтәрләрдә үзенең инде икенче тапкыр рак – «лимфома Ходжкина» авыруы белән көрәшү тарихын сөйли. Айгөлнең блогы «Интертат» хәбәрчесен дә җәлеп итте. Бөтен көчен куеп авыруны җиңәргә тырышучы һәм бары тик яхшыга гына өметләнүче көчле рухлы Айгөлнең үзе белән сөйләштек.

news_top_970_100
Инде икенче тапкыр рак белән көрәшүче Айгөл: «Мин кызым хакына терелергә тиеш»
Барлык фотолар да Айгөл Үлмәсгулованың шәхси архивыннан

Язмыш кыерсытканнарның тиз арада сынып, югалып калучылары аз түгел. Айгөл исә – шушы сынаулар турында башкаларга да сөйләр көч тапкан, 1 яшьлек кызы Әминә һәм якыннары хакына мәкерле чир белән бар көченә көрәшүче татар кызы. Ул бүгенге көндә Төркиянең Истанбул шәһәрендәге бер шәхси клиникада химиотерапия курслары ала. Алар уңай нәтиҗә күрсәтә калса, Айгөлгә сөяк мие күчереп утырту буенча операция ясачаклар.

«Барысы да яхшы булачак», – ди, чын күңеленнән ышанып Айгөл. Тик менә кызының үскәнен күрә, аны тәрбияләүдә үзе дә катнаша алмау, Әминә туганнан бирле күпчелек вакытын хастаханә палатасында уздыру көйдерә аның җанын. «Әлеге мизгелләрдә минем өчен иң кыены – кызымны күрә, кулларыма алып, иркәләп сөя, коча алмау. Без ирем белән Төркиягә килүгә, кызым тәпи киткән менә… Ихластан бергәләшеп куанасы рәхәт мизгелләрдән мәхрүм калам. Мин кызым хакына терелергә тиеш», – ди ул, күз яшьләрен көчкә тыеп.

«Сезгә онкологка күренергә кирәк» дигән сүзләрдән соң аяк астымда җир убылган кебек булды»

Айгөл – Башкортстанның Бүздәк районы Сергеевка авылыннан. Уфа дәүләт нефть университетын тәмамлаган. 6 ел инженер булып эшләгәннән соң, Айгөл һөнәри бәхетен бөтенләй башка өлкәдә таба – заказга берсеннән-берсе матур тортлар ясый башлый. Кызы Әминә белән авырлы вакытында да яраткан шөгылен туктатмый. Кызы туып, беренче тапкыр әни булуның бөтен ямен тоеп яшәр алдыннан, Айгөл тормышын 180 градуска үзгәртәчәк куркыныч диагнозы булуын белә.

Бала табып аз гына вакыт узуга, температурам күтәрелде, күкрәгемдә авырту, үземдә хәлсезлек тойдым. Температура антибиотиклар кабул иткәндә генә төшеп ала иде дә яңадан күтәрелә иде. Йөклелек чорымның 8нче аенда ковид кичергән идем, хастаханәләрдә дә ятарга туры килде. Табибларга мөрәҗәгать иткәч, алар бу билгеләрне «ковидтан соң була торган синдром» дип аңлаттылар. 2 ай буе көтеп тә үзгәрешләр булмагач, түләүле клиникадагы терапевтка киттем.

Табиб киңәше буенча рентген ясаттык. Аның нәтиҗәләрен укый башлаган табибның күз карашыннан ук ниндидер начар әйбер ишетәчәгемне аңлап алдым мин… «Сезгә онкологка күренергә кирәк» дигән сүзләрдән соң, аяк астымда җир убылган кебек булды. Өйгә ничек кайтып җиткәнемне дә хәтерләмим.

Онколог рентген рәсемендә шактый зур үскән шеш булуын аңлатты. Иң начары – бу шеш минем элек, бала тапканчы ясалган сурәтләремдә дә күренгән. Бәхетсезлегемә, табибларның берсе дә моның начар чир икәнлеген аңламаган.

Бу мизгелләрдә ниләр кичерүемне аңлата да алмыйм. Югалып калдым. Башымда: «Миндә – шушы авыру, ә бит минем 2 ае да тулмаган кечкенә балам бар. Нишләргә?» – дигән уйлар бөтерелде, дөньямны караңгылык баскан кебек тоелды, аякларым тотмый башлады. Дөресен әйтәм, мин бик нык бирештем. Шул вакытта ирем һәм бертуган апамның янәшәмдә булулары һәм кызым гына үз-үземне кулга алырга ярдәм итте. Барлык якыннарым да: «Дәваланабыз, операция ясатабыз, барысы да яхшы булачак», – дип әйтеп тордылар.

«Нәрсә генә кичерергә туры килмәде»

Онколог Айгөлгә моңа кадәр үз гомерендә дә ишетеп карамаган диагноз җиткерә – «лимфома Ходжкина». Уфа табиблары шешнең размерлары инде шактый зур булуын әйтеп, биопсия ясаудан баш тарта, бердәнбер дәвалану ысулы итеп химиотерапия билгели.

  • Биопсия – рак авыруына шикләнү булганда диагнозны төгәлли торган ысул.

Айгөл исә дилбегәне үз кулына ала, бирешми һәм бертуган апасы яшәгән Ижау шәһәренә юл тота, андагы табибларга мөрәҗәгать итә.

Башка республикадан килгән пациент булгач, зур авырлыклар аша гына табибларга эләгеп, Ижауда биопсия ясата алдым. Диагноз расланды. Бик озак вакыт хастаханәдә ятулар, депрессия, авыртынулар, хатын-кыз өчен бик авыр булган чәчсез калулар… Нәрсә генә кичерергә туры килмәде.

Ниһаять, 6 курс химиотерапия алганнан соң, табиблар мине ремиссиягә чыгара алды. Ләкин табиблар игътибарсызлыгы аркасында миндә остеопороз башланганы, алай гына да түгел, 4 урыннан умырткалык дискларым имгәнгәнлеге ачыкланды. Чөнки химиотерапия вакытында организмымдагы бөтен кальций запасы юылып беткән икән… Тагын 4 ай корсетта йөрдем, утырып торырга ярамады. Болай да миннән башка үскән баламны өйгә кайткач та кулыма ала алмадым, – ди ул.

«Шешем яңадан үсә башлаган…»

Каты корсетны башкасына алыштырып, бераздан азмы-күпме чын сәламәт тормыш рәвеше алып бара башлый Айгөл. Үзенең бөтен булган вакытын кызына, якыннарына багышлый.  Ләкин язмыш аны тагын, инде икенче тапкыр «аяктан ега».

«Бервакыт минем тән тиресе бозыла башлады. Ничә барсам да, дерматологларның сүзе бер булды: химиотерапия нәтиҗәсе. Шулай дисәләр дә, медицина хезмәткәрләренең рентген сурәтләрендәге шешне дә күрмәгәннәрен һәм гомумән, берничә тапкыр «пешкәнемне» исәпкә алып, мин өстәмә тикшеренүләр узарга булам, ПЭТ-КТ ясатам һәм ялгышмыйм – шешем яңадан үсә башлаган…

  • ПЭТ-КТ  ракны ачыклауның нәтиҗәле һәм заманча ысулы

Мин хәзер Истанбулда дәвалану уза башлагач кына белдем: онкология белән авырган кеше ремиссиягә чыкканнан соң да һәр 3 ай саен ПЭТ-КТ узарга тиеш икән. Минем бит кан анализларым һәрвакыт яхшы килде. Табиблар да, күренергә килгәч, бары тик шул гомуми анализны гына карый иде. Рецедивны кан анализлары гына күрсәтми, дип аңлатты Истанбулдагы профессор», – ди ул.

«Миңа яңадан шушы юлны узарга туры киләчәк»

Ракның икенче тапкыр «һөҗүм итүе» Айгөлгә коточкыч авыр тәэсир итә.

Миңа яңадан шушы юлны узарга туры киләчәк һәм иң начары – әлеге «юлның» ничек төгәлләнәчәген мин белми идем. Тагын үзәк өзгеч балам белән аерылышулар… Мин бит аны 2 ай гына имезеп, нибары 2 ай ана җылысы биреп кала алдым. Беренче тапкыр компьютер томографиясе ясаткач ук, Әминәмне ясалма сөткә күчерергә туры килде. Ә кабат хастаханәдә яту, ковид буенча чикләүләр....

Миндә яман шеш ачыклану белән үк, әти белән әни килеп, баланы авылга алып кайтып киттеләр. Мин Ижау хастаханәсенә яткач, әни, азга гына булса да сабыен күрә алсын дип, Әминәне алып, Ижауга – апаның фатирына күченде. Ковид буенча чикләүләр бетерелгәч, Әминәне күтәреп, көн саен кичке якта минем яныма килеп йөрде.

Савыктым дип уйлап өйгә кайткач та, аркам чамасыз авыртканга, баламны кочаклап сөя алмадым. Әле ярый сабыем онытмаган иде мине, гел скайп аша элемтәдә торгач, ятсынмады. Ләкин янәшәсендә һәрвакыт әни булгач, ул әбисен әнисе дип кабул итә… Еласа да, миңа түгел, иң беренче әниемә үрелә иде. Ләкин мин моңа күңелемне төшермәдем, мин бит инде терелдем, хәзер кызымнан беркайчан да аерылмам, дип уйлаган идем… Килеп чыкмады. 

Күп нәрсәләрне күз уңыннан җибәрүләрен күреп, дәүләт дәвалау оешмаларындагы табибларга карата ышанычым беткән иде инде. Шуңа күрә безгә тулысынча ярдәм күрсәтүләренә өметләнеп, ныгытып дәвалану, рак турында авыр төш кебек оныту хыялы белән, без Истанбул шәһәренә киттек, – ди Айгөл. 

«Истанбулга килгәч, безнең хастаханәләрдә күп нәрсәләрне дөрес эшләмәгәннәре ачыкланды»

Айгөл бүгенге көндә биредәге билгеле бер шәхси клиникада дәвалану уза. Төркиядә дәвалану буенча киңәшләрне, табибның контактларын Айгөлгә, үз тәҗрибәсеннән чыгып, социаль челтәрдәге бер танышы биргән.

Клиникада Айгөлгә баш мие күзәнәкләрен күчереп утыртачаклар.

Минем үз күзәнәкләремне җыеп, катырып, аларны көчле химия белән нурландырып, кире үземә үк кертәчәкләр. Табиблар «бу – катлаулы операция түгел» дип тынычландыра. Россиядә мондый операцияне бик сирәк клиникаларда гына ясыйлар, – ди ул. 

Айгөл Истанбулдагы клиникада табибларның да, шәфкать туташларының да авыруларга карата мөнәсәбәте бөтенләй башкача булуын кат-кат билгеләп үтте.

Биредә барысы да бик игътибарлы. Химия дә бөтенләй башка төрле. Химиотерапия вакытында бик күп препаратлар кабул ителә. Аның алдыннан икешәр шәфкать туташы тәрҗемәче белән кереп, аларны исемлекләп, кат-кат тикшерәләр. Барысы да үз чиратында, төгәл дозада кабул ителергә тиеш. Россиядә исә препаратларны ничек туры килде, шулай билгеләделәр. Хәтта шул кальций юылмасын өчен ясалырга тиешле уколларны да ясамаганнар. Гомумән, монда килгәч, профессор миңа бик күп сораулар бирде. Безнең хастаханәләрдә күп нәрсәләрне дөрес эшләмәгәннәре ачыкланды. Аның фикеренчә, рецидив шуның аркасында да булырга мөмкин. Мәсәлән, минем бер препаратка аллергия башланды, ә аны тоттылар да дәвалау курсыннан алып кына ташладылар. Алыштырырлык препарат табылмады. Аннан 2 курс химиятерапия алган саен ПЭТ-КТ ясарга кирәк икән. Әгәр шеш химиягә 99 процент уңай җавап бирсә генә курс дәвам ителергә тиеш.

Истанбулда мин 2 химиотерапия алачакмын. Беренчесен уздым инде, хәзер миңа тернәкләнү өчен 21 көн бирделәр. Иртәгә менә икенче химиотерапиягә керәм. Кабат, күрсәткечләрем яхшы булса, мине операциягә әзерли башлаячаклар. Биредә без 4 ай тирәсе булачакбыз.

Химиотерапиядән соң махсус ризыклар белән туклану сорала. Ашарга пешерү мөмкинлеге булсын өчен, без ирем белән фатир арендаладык. Аның өчен аена 40-45 мең сум тирәсе акча түлибез. Шәһәргә чыгып йөрү мөмкинлегебез юк, чөнки минем иммунитетым нульдә, миңа кеше арасына чыгу катгый тыела, – ди ул.

«Кызым белән бергә булуыма үз өлешен керткән һәр кешегә чиксез рәхмәт»

Әлбәттә инде, чит илдә дәвалану Үлмәскуловлар гаиләсеннән бик зур күләмдәге чыгымнар таләп итә. Табиблар дәвалану курсы һәм операция өчен якынча 7 млн сум акча кирәк булачагын әйткән. Яшь гаиләгә бөтен булган мал-мөлкәтләрен бер төргәккә төйнәп, икесенең дә машиналарын сатып, якыннары ярдәме, шулай ук интернет аша сбор ачып кына, әлеге сумманың күпчелек өлешен тупларга туры килгән.

7 млн сум дигәннәре дә төгәл сумма түгел. Бу саннар әле операциянең нәтҗәсенә карап та үзгәрергә мөмкин. Интернетта акча сорап мөрәҗәгать иткәч, якыннарыбыз, танышларыбыз гына түгел, бөтенләй чит кешеләр дә кайгыбызга битараф калмады. Сбор әлегә ябык түгел. Хәзер дә әледән-әле акча җибәреп торалар. Минем терелүемә, кызым белән бергә булуыма үз өлешен керткән һәр кешегә чиксез рәхмәт. 

Минем әти-әнием зур суммадагы акчалар күчерделәр. Иремнең әти-әниләре, абыем белән апам гаиләсе дә ярдәм күрсәтте. Бүздәктән бер иганәче ярты миллион сум акча бирде. Шулай ук кызым Әминә хәзер инде елдан артык минем әти-әнием тәрбиясендә. Аларның барысына да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын, – ди Айгөл.

Айгөлнең янәшәсендә барысының да яхшы булачагына иң ышанган кешесе – тормыш иптәше Илдар бар. Алар икесе дә Бүздәк районыннан. 3 елга якын очрашып йөргәннән соң гаилә корганнар. «Илдарның бер минутка да янәшәмнән китеп торганы юк. Эшеннән үз хисабына ял алып, минем белән Истанбулга да килде. Хәзерге вакытта минем әйләнә-тирәмдә онкология белән көрәшүче бик күп кешеләр бар. Алар белән аралашканда, нинди генә гыйбрәтле хәлләр ишетмисең. Кайберләрен авырулары турында белүгә үк ирләре ташлап киткән. Шундый авыр вакытларында хатыннарына хыянәт итеп йөрүчеләре дә бар, – ди Айгөл.

«Бу очракта үз-үзеңне кызганып утырырга ярамый инде, төп кагыйдә шул»

Айгөл, үз авыруы турында сөйләргә бик аз кеше генә батырчылык итә. Ни өчен син үз тарихыңны сөйләргә булдың?

Онкология белән авыруымнан мин бик нык ояла идем. Чәчемне алдырып, пеләш килеш өйгә кайткач та шундый ук хисләр кичердем. Авылда, танышларыбыз арасында минем авыруым турында бик аз кеше генә белә иде. Минем рак белән чирләвемне иң якыннарыбызга гына әйттек. Шушы оялуымны җиңү өчен, мин социаль челтәрләрдә үз тарихымны язарга булдым. Төп сәбәбе шул. Ә аннары миңа: «Миндә дә шундый шеш», – дип язучылар бик күп булды. Без языша, аралаша башладык. Шулай итеп, соңрак блог алып барып, кемгәдер файда да китерәм бит мин, дигән фикер дә өстәлде. Мин анда үземнең киңшләремне дә җиткерәм. Мәсәлән, табибка кына ышанып, алар әйткәнне генә көтеп утырырга түгел. Үзеңнең халәтеңә карап та өстәмә тикшеренүләр узарга кирәк. Чөнки кайбер табиблар үз эшләренә бик салкын карый.

Ләкин блог ачуымның төп сәбәбе – «миңа оят» дигән хисне җиңү иде. Мин хәзер рак белән авыруымны кабул итәм. Моның ояты юк, мондый хәл теләсә кемгә килергә мөмкин.

Психологларга йөрдеңме? Алар сиңа ярдәм иттеме?

Беренче тапкыр онкология белән авыруымны белгәч, мин онкопсихологка йөрдем. Ул миңа бик нык ярдәм итте. Бу очракта үз-үзеңне кызганып утырырга ярамый инде, төп кагыйдә шул. Химия ул болай да бөтен организмны какшата. Бу Төркиядә узган химиотерапиядән соң, миңа аеруча кыен булды. Бер атна «яшелчә кебек» урында яттым. Бәдрәфкә барырлык та хәлем юк иде. Гел косасы килә, ашап булмый. Авыз кырыйларымның тиресе кубарып төшергән кебек иде, шул хәтле әрнеделәр. Андый чакларда үзеңне кызгана башлыйсың да, хәлең тагын да ныграк начарлана төшә. Өстәвенә, химиотерапия мораль бик авыр тәэсир итә, депрессиягә бирелдерә. Ләкин берничә атнадан ул халәт уза, түзәргә генә кирәк. Мәсәлән, хәзерге минутта мин үземне бик яхшы хис итәм. Ә менә иртәгә тагын икенче курс химиотерапиягә керәчәкмен.

Синең өчен нинди кыйммәтләр үзгәрде?

Мин элек гел кешегә ярарга тырышып яшәдем. Кешеләр күрсен, якыннарым минем белән горурлансын, дип уйлый идем. Ипотекага йорт сатып алдык, анда кыйммәтле ремонт ясатырга хыялландык. Булган акчаңа кәнәгать булып, балаларыңның, якыннарыңның кадерен белеп яшәргә кирәк икән ул. Элек, әниләргә кайтканчы, Уфадагы эшләрне карарга кирәк, дип уйлый идек. Исән-имин вакытта әти-әниләребез белән ешрак күрешергә кирәк икән. Туганнар белән җыелышырга, туган көннәрне калдырмаска. Чирләгәндә бәхетнең акчада булмавын аңлыйсың.

Минем өчен хәзер төп юанычым, миңа алга барырга көч бирүчем – кызым. Телефон аша сөйләшеп торабыз. Үсә инде, бөтен нәрсәне аңлый, сорагач, колакларын, күзләрен күрсәтә. Уйный-уйный да, мине искә алып, тагын телефон янына килә. Мине күргәч елмая башлый….

Сау-сәламәт килеш тә бу чирдән куркып яшәүчеләр бар. Аларга нәрсә әйтер идең, Айгөл?

Бу турыда уйламаска, чакырган җиргә барырга, иртәгәгә калдырмаска. Иртәгә нәрсә буласын беркем дә белми. Минем бу сүзләрем, бәлки, азрак җилбәзәк яңгырар. Тик барыбызга да бүгенге көн белән яшәргә кирәк.

Рәхмәт, синең исән-сау тернәкләнеп кайтуыңны теләп калабыз.

Айгөлгә дәвалану өчен матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләргә реквизитлар: 

4817760353103959 Сбербанк
5536913914799073 Тиньков 
+79378326396  номерына да күчерергә мөмкин. 

 

 


 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100