Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Магнитогорскида газ шартлаганда таркалып беткән үсмерне тану өчен экспертиза ясыйлар

43 яшьлек ир-ат куйган баллон аркасында апасының бер улы үлгән, нәни баласы пешеп беткән, күрше хатын янып үлгән.

news_top_970_100
Магнитогорскида газ шартлаганда таркалып беткән үсмерне тану өчен экспертиза ясыйлар

Магнитогорск суды 43 яшьлек Эдуард Ребровны сак астына алды. Аны 26 мартта Доменщиклар урамында урнашкан торак йортта газ шартлау өчен гаеплиләр. Фаҗигадә ике кеше үлде. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.

Фаҗига булган көнне икенче һәм өченче катларда дүрт фатир янды, дип язган идек.

Эдуард туган апасы белән бергә ремонт ясау белән шөгыльләнә. Алар тарттырылган түшәмнәр ясый. Берникадәр вакыт элек ул апасының фатирына газ баллоны алып килеп калдыра. Ребров сүзләренчә, баллон төзек була, аның шартлау сәбәбе билгеле түгел. Шуңа күрә бу ир-ат гаебен өлешчә генә таный. 

Фаҗига кичендә өйдә өлкәннәр булмый. Баллон тора торган фатирда Эдуардның апасының ике улы — 13 яшьлек үсмер һәм яшь ярымлык бала үзләре генә кала. Баллон шартлаган вакытта 13 яшьлек үсмер якында гына була. Шартлаудан соң үсмер кисәкләргә таралып беткән диярлек. Баланы тану өчен генетик экспертиза ясыйлар.

Нәни бала — Илюшаны күрше хатын коткара. Ул кычкырып елый торган баланы ут эченнән алып чыга. Илюшаның тәне пешеп беткән. Аның гомере өчен ике көн реанимациядә көрәшләр. 28 мартта кич белән баланың хәлен стабильләштерәләр һәм вертолет белән Чиләбедәге пешүләр үзәгенә илтәләр. Хәзер Илюшаның гомерен саклап калу өчен төбәкнең иң яхшы табиблары тырыша.

Ут капкан йортта өч дистәләп күршеләрне эвакуациялиләр. Ләкин бер хатынны коткара алмыйлар. Урын өстендә генә ята торган пенсионер хатын үз караватында янып үлә.

Хәзер Эдуард Ребровка ике кеше үлеме өчен җавап бирергә һәм матди зыянны капларга кирәк булачак. 

Эдуардның өч баласы бар. Ул үзен өй сагында калдыруны сорый. Ләкин суд аны сак астына ала. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100