Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Магнитогорскида торак йортта шартлау булган

Коткаручылар фатирда газ шартлавын хәбәр итте.

news_top_970_100

Бүген Магнитогорск шәһәренең Доменщиклар урамындагы бер йортта шартлау булган. Хәзер берничә фатир яна. Урынга экстрен хезмәтләр җыелган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Биредә яшәүчеләр каты шартлау тавышы ишеткән. Аннары биш катлы йорттагы фатирдан кара төтен чыга башлаган. Күршедәге йортларда стеналар селкенгән.

Социаль челтәр кулланучылар хәбәр иткәнчә, бүген бу йортларда яшь егет газ тикшереп йөргән. Шаһитлар шәһәрдә полиция күп булуын да әйтә. 

Соңрак Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чиләбе өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте әлеге вакыйга турында мәгълүматны раслады. Якынча мәгълүмат буенча, күп катлы йорттагы бер фатирда көнкүреш газы шартлаган.

«Вести» каналы ике кеше һәлак булуын хәбәр итте. Икенче һәм өченче катларда дүрт фатир яна.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100