news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Питрәч районының Яңа Шигали авылында югалган бабай мәетен кичә тапканнар

17 сентябрьдә югалган бабай башта телефон шалтыратуына җавап бирә, тик кайда булуын әйтә алмый.

news_top
Питрәч районының Яңа Шигали авылында югалган бабай мәетен кичә тапканнар
Гадәттән тыш хәлләр министрлы

Питрәч районының Яңа Шигали авылыннан чыгып киткән бабайны кичә тапканнар. Ул вафат булган. Бу турыда «Лиза Алерт» эзләү төркеменең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Питрәч районының Яңа Шигали авылында яшәүче 74 яшьлек бабай югалу турында 17 сентябрьдә 19.48 сәгатьтә хәбәр итәләр. Ул өйдән чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый.

Бабайның үзе белән телефоны да була. Ул шалтыратуга җавап бирә, тик кайда булуын әйтә алмый. Аны икенче көнне иртәнге бишкә кадәр эзлиләр, аннары көндез тагын эзләү дәвам итә.

Ир-атны полиция, волонтерлар эзли. Алар «Царево village» торак комплексы янындагы урыннарны, күлне дә карап чыккан, тик бабай табылмый.

28 сентябрьдә «Лиза.Алерт» төркеме волонтерлары бабайны эзләү туктатылуын, аның һәлак булуын язды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар