news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа Шигали авылыннан чыгып киткән бабай югалган

74 яшьлек ир-ат телефонын алып шалтыратуга җавап бирә, тик кайда булуын әйтә алмый.

news_top
Яңа Шигали авылыннан чыгып киткән бабай югалган
Гадәттән тыш хәлләр министрлы

Питрәч районының Яңа Шигали авылында яшәүче 74 яшьлек бабай югалган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Бабай югалу турында 17 сентябрьдә 19.48 сәгатьтә хәбәр итәләр. Ул өйдән чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый.

Бабайның үзе белән телефоны да була. Ул шалтыратуга җавап бирә, тик кайда булуын әйтә алмый. Аны икенче көнне иртәнге бишкә кадәр эзлиләр, аннары көндез тагын эзләү дәвам итә.

Ул кара төсле чалбар, ачык-соры төсле куртка һәм зәңгәр кепка кигән.

Ир-атны полиция, волонтерлар эзли. Алар «Царево village» торак комплексы янындагы урыннарны, күлне дә карап чыккан, тик бабай табылмый.

«Лиза.Алерт» төркеме волонтерлары бабайны эзләү дәвам итүен яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар