Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мунча ташы» театры артистлары юл һәлакәтенә очраган

«Мунча ташы» театрының автобусы юл кырыена төшеп киткән.

news_top_970_100
«Мунча ташы» театры артистлары юл һәлакәтенә очраган

«Мунча ташы» театры юл һәлакәтенә очраган. Аларның автобусы юл кырыена төшеп киткән. Бу хәбәрне театр вәкилләре дә раслады. «Мунча ташы» юмор театрының концертлар оештыручысы сүзләренчә, беркемгә дә берни дә булмаган.

— Әйе, чыннан да андый хәл булды, юл кырыена төштек. Тик хәзер барысы да әйбәт. Беркем дә бернинди дә җәрәхәт алмады, имгәнмәде. Без инде кабаттан юлда, — диде ул.

29ы көнне «Мунча ташы» юмор театрының Кукмарада концертлары булырга тиеш була. Концертка барганда, «Мунча ташы» театры автобусы күпмедер вакыт Мамадыш районында М-7 трассасында урнашкан мәчет янында туктап тора. Аннары алар Кукмара ягына борылалар һәм озак та үтми автобус башта юл читенә, аннары юл кырыена ук төшеп китә. Автобус ут баганасына килеп бәрелә.

Нәтиҗәдә, Кукмарадагы концерт булмый кала.


Галерея: Мунча ташы концерты
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100