news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төркиядә комага киткән Башкортстан туристы үлгән

Анда коронавирус китереп чыгарган ике яклы вируслы пневмония булуы ачыклана

news_top
Төркиядә комага киткән Башкортстан туристы үлгән

Башкортстанда яшәүче Дмитрий Япрынцев Төркиягә ял итәргә киткәч авырый башлый. Башкортстан хакимияте аңа дәваланырга ярдәм итә, тик табиблар Дмитрийны өйгә алып кайтырга рөхсәт бирми, тиешле шартлар булмавын әйтәләр. 25 ноябрьдә аның хәле начарлана һәм ир-ат вафат була. Хәзер аны туган илгә алып кайту эшләренә республика хакимияте ярдәм итәчәк. Бу турыда «Башинформ» яза.

Дмитрий 19 сентябрьдә Стәрлетамактан Кемер шәһәренә ял итәргә хатыны Ольга белән килә. Биш көн узгач ул йөткерә башлый, 24 сентябрьдә алар Россиягә кайтырга җыена, тик Дмитрийның хәле начарлана һәм алар Төркиядә хастаханәдә ята. Анда коронавирус китереп чыгарган ике яклы вируслы пневмония булуы ачыклана.

Табибларның тырышлыгына карамастан, Дмитрий вафат була. Хәзер аны Башкортстанга алып кайтуны оештыру эшләре бара.

«Җирләү агентлыгы, Генераль консуллык белән бергәләп, мәетне алып кайту өчен документлар әзерлибез. Моның өчен 3-4 эш көне кирәк булыр дип уйлыйбыз. „200 нче йөк»не Башкортстанга Мәскәү аша, яки турыдан-туры Уфага даими рейс белән кайтарачаклар», — дип аңлаткан Башкортстанның Төркиядәге конгресс-бюро вәкиле Марат Тансыккужин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар