Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«49 көн үлем белән яшәү арасында». Башкортстан туристы Төркиядә комада ята

Дмитрийга башта пневмония диагнозы куялар, аннары коронавирус раслана.

news_top_970_100
«49 көн үлем белән яшәү арасында». Башкортстан туристы Төркиядә комада ята
https://pixabay.com

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче Япрынцевлар гаиләсе — Дмитрий белән Ольга 20 сентябрьдә Төркиягә ял итәргә килә. Биш көн узгач, Дмитрий кан коса, йөткерә башлый. Ир белән хатын Россиягә кайтырга карар кыла. Тик аэропортка барышлый, Дмитрийның хәле китә. Ашыгыч ярдәм машинасында йөрәге өч тапкыр туктап ала. Шуннан соң аны хастаханәгә илтәләр һәм ясалма комага җибәрәләр. Ул биредә шәхси клиникада 49 көн яшәү белән үлем арасында — комада ята, дип хәбәр итте «Курьер.Среда» басмасы. 

Дмитрийның кызы Анастасия әлеге басмага сөйләгәнчә, әтисен тиз арада Россиягә алып кайтырга кирәк. Төрек клиникасы аны куып диярлек чыгара инде.

«Аны хастаханәдә кызыл зонага салдылар. 24 сентябрьдән бирле әти реанимациядә, 28 сентябрьдә аны ясалма комага җибәрделәр. 20 көннән соң уяттылар, ул бераз сөйләшә башлады, без килдек. Икенче көнне тагын хәле китте, кабат комага җибәрделәр. 2 ноябрьдә аның үпкәсенә, бронхларына операция ясадылар, күкрәк читлегенә көпшә куйдылар, комадан чыгардылар. Аның хәле начарланды. Хәзер ул авыр хәлдә. Дарулар кирәк», — ди кызы.

Анастасия сүзләренчә, Дмитрийга башта пневмония диагнозы куялар, аннары коронавирус раслана. Хәзер аларны хастаханәдән куып диярлек чыгарырга телиләр. Аларның иминият срогы беткән. Россиягә алып кайту өчен 300 000 сум чамасы акча кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100