Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәбәрсез югалган Әлфия Даутованың мәете табылган

42 яшьлек хатынның машинасы Чиләбе өлкәсендә булган.

news_top_970_100
Хәбәрсез югалган Әлфия Даутованың мәете табылган
https://pixabay.com

Башкортстанның Белорет районындагы Абзак авылында яшәүче 42 яшьлек Әлфия Даутованы ун көн чамасы эзләделәр. Бүген волонтерлар аның мәете табылу турында хәбәр итте. Бу турыда «Башинформ» язды.

«Лиза Алерт» эзләү төркеме вәкилләре әлеге вакыйга турында социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.

Машинасына утырып чыгып киткән 42 яшьлек Әлфия Даутова югалган, дип язган идек. Әлфия Даутова 18 ноябрьдә «Рено Сандеро» машинасына утырып чыгып китә. Шуннан соң аның хәбәре булмый, якыннары, волонтерлар һәм полиция бу хатынны эзли башлый.

25 ноябрьдә Әлфиянең машинасын Чиләбе өлкәсендә табулары турында хәбәр чыкты. Машинаны Верхнеуральск шәһәрендә яшәүче Светлана исемле хатын күреп ала. Ул бу турыда u24.ru порталы хәбәрчесенә сөйли. Машинага 20 ноябрьдә үк игътибар итүен әйтә.

«Мин аны тәрәзәдән күреп алдым. Кемгәдер килгәннәр дә машинаны биредә калдырганнар дип уйладым. 24 ноябрьдә „Легион-Спас“ волонтерлар төркемендә ориентировка чыкты. Мин машина номерларын чагыштырып карагач, алар туры килде. Шунда ук эзләүчеләргә хәбәр иттем. Аннары полиция хезмәткәрләре килеп, машинаны алып китте. Куркыныч та, сәер дә. Машина ничек безнең янга килеп эләккәндер», — дип сөйләгән Светлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100