news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Машинасына утырып чыгып киткән 42 яшьлек Әлфия Даутова югалган

Әлфия Башкортстанның Абзак авылыннан 18 ноябрьдә чыгып киткән.

news_top
Машинасына утырып чыгып киткән 42 яшьлек Әлфия Даутова югалган
https://pixabay.com

Башкортстанның Белорет районындагы Абзак авылында яшәүче 42 яшьлек Әлфия Даутова югалган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Әлфия 18 ноябрьдә «Рено Сандеро» машинасына утырып, өеннән чыгып киткән. Шуннан бирле аның кайда булуы билгеле түгел.

«Лиза Алерт в РБ» эзләү төркеме белешмәсе буенча, Әлфиянең буе 165 см чамасы, ул чандыр гәүдәле, чәчләре кара, күзләре яшел төсле.

Әлфия ачык-яшел төсле куртка, ачык-соры төсле трико, ак төсле аяк киеме, соры төсле бәйләнгән башлык кигән.

Бу хатын турында белешмәсе булган кешеләргә төркем вәкиле Ксениягә 89178086808 номерына шалтыратырга кирәк, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар