Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда нәни сеңлесен сулы табакта тончыктырып үтергән үсмерне хөкем иттеләр

17 яшьлек кызның иреге бер елга чикләнә, бу вакытта ул өйдә була.

news_top_970_100
Башкортстанда нәни сеңлесен сулы табакта тончыктырып үтергән үсмерне хөкем иттеләр
https://pixabay.com

Башкортстанның Салават шәһәре суды 17 яшьлек кызга карата хөкем карары чыгарды. Ул 2019 елның көзендә 7 яшьлек сеңлесен су салынган табакта тончыктырып үтергән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

«Үтерү» маддәсе буенча башланган эшне соңрак «Саксызлык аркасында үтерү» маддәсенә алмаштырганнар.

Тикшерү версиясе буенча, олы кыз нәни сеңлесенең башын сулы табакка тыга һәм берничә минут чыгармыйча тора. Нәни сеңел апасына дәрес әзерләргә комачаулый һәм апа шулай «тәрбияли». 17 яшьлек кыз кадетлар мәктәбендә яхшы укучы булган.

Суд карары буенча, бу кызның иреген бер елга чиклиләр. Ул җәзаны өйдә узачак, ләкин аның гамәлләренә чикләү билгеләнәчәк, диелә бу хәбәрдә.

Фаҗига 2019 елның 13 сентябрендә була. Кызлар икесе дә күп балалы гаиләгә тәрбиягә алынган. Гаилә яхшылардан санала. ТАСС агентлыгына Башкортстан буенча бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова шул хакта сөйләгән. Бу турыда «Интертат» алдарак хәбәр иткән иде.

«Кызлар тәрбиягә алынган гаиләдә 2017 елдан бирле яши. Тәрбиягә алган әти белән әни бик зыялы, заманча кешеләр. Аларның өч баласы бар, олыраклары көллиятләрдә укый, кече малайга 3 яшь. Тәрбиягә алынган балаларны башта туган апаларына биргән булганнар. Ләкин ул сәламәтлеге начар булу сәбәпле, көньяк төбәккә киткән. Шуннан соң кызларны тәрбиягә башка гаиләгә биргәннәр. Бу хатыннар дуслар булган», — дип сөйләгән Скоробогатова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100