Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

17 яшьлек кыз нәни сеңлесен башы белән сулы табакка тыгып тончыктырган

17 яшьлек кыз нәни сеңлесен башы белән сулы табакка тыгып тончыктырган

news_top_970_100
17 яшьлек кыз нәни сеңлесен башы белән сулы табакка тыгып тончыктырган
Башкортстанның Салават шәһәрендә 17 яшьлек кызга карата җинаять эше ачылган. Ул үзенең нәни сеңлесен үтергән дип шикләнәләр. "Нәни баланы үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Фаҗига 13 сентябрьдә була. Нәни кыз көйсезләнә, апасына дәрес әзерләргә ирек бирми. Тикшерү версиясе буенча, җинаятьтә шикләнелүче кыз җиде яшьлек сеңлесен тынычландырмакчы була. Шуннан соң апасы сеңлесен мунчага алып керә һәм башы белән сулы табакка тыгып куя. 17 яшьлек кыз сеңлесенең башын берникадәр вакыт суга тыккан килеш тотып тора. Шулай итеп нәни кыз тончыга һәм сулыш алмый башлый, шуннан соң ул вафат була, дип хәбәр итте "Башинформ" агентлыгы.

Тикшерүчеләр җинаять урынын караган. Судмедэскпертиза билгеләнгән. Мәрхүмә сабыйның туганнарын һәм якыннарын сораштыралар. Җинаятьтә шикләнелүче 17 яшьлек кыз тоткарланган. Аның белән тикшерү эшләре башкаралар.

Сеңлесен үтерүдә шикләнелүче кыз күп балалы гаиләгә тәрбиягә алынган булган. Гаилә яхшылардан санала. Бу турыда ТАСС агентлыгына Башкортстан буенча бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова сөйләгән. 

"Кызлар тәрбиягә алынган гаиләдә 2017 елдан бирле яши. Тәрбиягә алган әти белән әни бик зыялы, заманча кешеләр. Аларның өч баласы бар, олыраклары көллиятләрдә укый, кече малайга 3 яшь. Тәрбиягә алынган балаларны башта туган апаларына биргән булганнар. Ләкин ул сәламәтлеге начар булу сәбәпле, көньяк төбәккә киткән. Шуннан соң кызларны тәрбиягә башка гаиләгә биргәннәр. Бу хатыннар дуслар булган", - дип сөйләгән Скоробогатова.

Аның сүзләренчә, олы кыз "кадет мәктәбендә бик яхшы укыган", аның характеристикалары да бик яхшы. Мәрхүмә кыз быел беренче сыйныфка укырга кергән. 

Фаҗига сәбәпләре турында сөйләгәндә, бала хокуклары буенча вәкил "барысы да балачактан килә, ул бик катлаулы булган, мөгаен, бу балачактан килгән травмадыр", дип әйткән.

"Кадетлар мәктәбендәге балалар белән психолог эшли. Характеристикага караганда, кыз яхшы укый, аның башкалар белән мөнәсәбәтләре "тигез". Аның быел чыгарылыш сыйныфта булуын исәпкә алсак, якын арада ул укуын дәвам итәр, дип уйлыйм. Чөнки ул да зур шок кичерә. Без һичшиксез укуын дәвам иттерәбез - мин үз контролемә алам", - дигән вәкил.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100