news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада башы табылган кешенең фотороботын ясаганнар

Кеше башы салынган пакетны хуҗасы белән йөрергә чыккан эт табып ала.

news_top
Түбән Камада башы табылган кешенең фотороботын ясаганнар
Татарстан буенча Тикшерү идарәсе

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре әлеге кеше турында белешмәсе булган һәркемгә хокук саклау органнарына хәбәр итүләрен үтенә. Бу турыда ведомствоның сайтында язылган.

Коточкыч табылдыкны 23 мартта эте белән йөрергә чыккан ир-ат күреп ала. Ул Кызыл Чишмә бистәсе ягына таба урман полосасында, юлдан 20 метр ераклыкта ята.  Кеше башы салынган пакетны эт актара башлый.

Тикшерү комитеты «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Хәзер мәрхүмнең туганнарын һәм якыннарын эзлиләр. Аңа чама белән 30-50 яшь булуы ихтимал. Чәчләре караңгы-саргылт, бераз чал кергән, күзләренең төсен ачыклый алмаганнар.

Тикшерү версиясе буенча, бу кеше 21 марттан 23 мартка кадәрге көннәрдә үтерелгән.

Бу кеше турында белешмәсе булган һәркемгә түбәндәге номерга шалтыратуын үтенәләр: 8 (843) 221-75-15, 8 (8555) 39-23-24, 02 (102).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар