news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Кама урманында пакетка салынган кеше башы тапканнар

Берничә көн элек Чаллыда капчыкка салынган кеше аягы табылган иде.

news_top
Түбән Кама урманында пакетка салынган кеше башы тапканнар
https://pixabay.com/

Түбән Камада бүген иртән урманда пакетка салынган кеше башы табылган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эльвира Газизова сөйләгән.

«Урында тикшерүче-криминалистлар эшли. Әлеге вакытта бу урынны тикшерү эшләре бара. Якынча версия буенча, табылдык ир-ат башы», — дип сөйләгән Газизова.

Моңа кадәр, 18 мартта хәбәр ителгәнчә, Чаллыда чүп-чарны сортларга аралый торган предприятиедә кеше аягы табылуы билгеле булган иде. Аяк капчыкка салынган. Экспертларның якынча мәгълүматы буенча, бу кеше аягы табылырга ике көн алдан үлгән.

Әлеге фактлардан соң «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Экспертизалар билгеләнгән, тикшерү бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар