Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кызның никахыннан кайталар иде»: Дүрт кешелек гаилә бәйрәмнән кайтканда һәлак булган

47 яшьлек ир-ат, 46 яшьлек хатын-кыз, аларның 19 яшьлек кызы һәм 15 яшьлек улы авария урынында ук үлгән.

news_top_970_100
«Кызның никахыннан кайталар иде»: Дүрт кешелек гаилә бәйрәмнән кайтканда һәлак булган
Коми буенча ЮХИДИ

Коми Республикасында авариядә әтисе, әнисе, улы һәм кызы һәлак булды. Алар кызның никахыннан кайтып килә торган булган. 19 яшьлек кыз берничә көн генә кияүдә булып калган. Бу турыда Уфа.Онлайн сайты хәбәр итте.

Сайт хәбәрчесе гаиләдә исән калган олы улының кәләше белән аралашкан. Хәзер бу гаиләгә җеназа өчен акча җыялар.

Туганнары үлеп беткән 25 яшьлек егеткә кәләше Оксана ярдәм итә. Оксана сүзләренчә, егетнең мәрхүм әтисе белән әнисе без тырыш кешеләр була, алар берьюлы берничә эштә эшли.

Латыйповлар гаиләсе Башкортстанда туган, аннары Усинск шәһәренә күченеп яши башлаганнар. Әтиләре Илшат ике эштә, шул исәптән «Лукойл» да да хезмәт итә. Әниләре Зәлия пешекче була, тагын ике урында эшли.

«Алар гомер буе эшләде. Кредитсыз да торып булмый, ипотека, башка займнар түлиләр иде», — ди бу кыз.

Күптән түгел генә кызлары Рената кияүгә чыгарга җыена. Никахны туган яклары Башкортстанда уздыралар. Бәйрәмнән соң Усинск шәһәренә кайтып китәләр. Туйдан соң Рената ире янына Әлмәткә күченергә тиеш була. Ләкин юл фаҗигасе барысын да үзгәртә. Хәзер Ренатаның ире тол, ул берничә көн генә кияү булып яшәп кала. Ул да җеназа оештыру артыннан йөри.

Мәрхүмнәр Усинск шәһәренә берничә чакырым гына барып җитми кала. Латыйповлар утырган Lifan машинасы бензовозга бәрелә. Машина белән идарә иткән Илшат идарәсен югалта, машина каршы як полосага чыга һәм бензовозга бәрелә. Йөк машинасын йөртүче бәрелешүдән качмакчы да була, ләкин иномарка аның астына ук килеп керә.

Оксана сүзләренчә, гаилә өйләренә берничә километр гына кайтып җитә алмый калган.

Мәрхүмнәрнең мәетләрен Башкортстанга алып кайту өчен акча җыю игълан ителгән. Аларны Бакалы районының Бакалы авылы зиратына җирлиләр. Мәетләрне самолетта алып кайтырга җыеналар. Бер мәетне кайтару 150 мең сум тора, барлыгы 600 сум акча кирәк, шулай ук җирләү чыгымнары да була, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100