Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коточкыч авариядә әтисе, әнисе, кызы һәм улы һәлак булган

Туганнарын җирләү эшләрен 25 яшьлек олы бала башкарып чыгарга тиеш була.

news_top_970_100
Коточкыч авариядә әтисе, әнисе, кызы һәм улы һәлак булган
Коми буенча ЮХИДИ

24 февральдә Коми Республикасында Усинск шәһәре янында коточкыч авария булган. Фаҗигадә бер гаилә кешеләре үлеп беткән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Әтисе, әнисе, улы һәм кызы Lifan машинасына утырып өйләренә кайтып бара. Юлда колея булу сәбәпле иномарка каршы як полосага чыгып китә һәм бензовозга бәрелә.

47 яшьлек ир-ат, 46 яшьлек хатын-кыз, аларның 19 яшьлек кызы һәм 15 яшьлек улы урында ук һәлак була.

Коми буенча Эчке эшләр министрлыгы «Башинформ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, мәрхүмнәр Усинск шәһәрендә яши, ир белән хатын Башкортстанда туган.

Бу гаиләдән 25 яшьлек уллары исән кала. Хәзер аңа туганнарын җирләргә кирәк. Мәетләрне Башкортстанга алып кайту өчен акча җыю игълан ителгән. Аларны Бакалы районының Бакалы авылы зиратына җирлиләр. Мәетләрне самолетта алып кайтырга җыеналар. Бер мәетне кайтару 150 мең сум тора, барлыгы 600 сум акча кирәк, шулай ук җирләү чыгымнары да була, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100