Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Берсе үлде, икенчесе гарип». Башкортстанда үсмерләрне таптаган йөртүче хөкем ителде

Исерек йөртүче идарә иткән «Лады Калина» бәрдергәч, 15 яшьлек кыз вафат була, 13 яшьлек кыз инвалид кала.

news_top_970_100
«Берсе үлде, икенчесе гарип». Башкортстанда үсмерләрне таптаган йөртүче хөкем ителде
Башкортстан буенча ЮХИДИ

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәр суды Василий Татарчук исемле ир-атка хөкем карары чыгарды. Аның гаебе белән юл һәлакәтендә бер кыз бала үлә, тагын бер кыз бала имгәнеп, гарипләнә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан прокуратурасы белешмәсе буенча, гаепләнүче ир-ат 2020 елның 18 июнендә исерек килеш «Лада Калина» машинасы белән идарә итә. Ул тизлекне арттыра, идарәсен югалта һәм тротуарга чыга. Бу вакытта ике кыз бала тротуардан бара торган була. 62 яшьлек ир-ат идарә иткән «Лада Кадина» балаларны имгәтә.

15 яшьлек кыз ашыгыч ярдәм машинасында вафат була, 13 яшьлек кызның сәламәтлегенә зур зыян килә, ул инвалид кала.

Юл һәлакәтеннән соң Татарчук урыннан качарга маташа, ләкин аны шаһитлар тоткарлый.

Судта ир-ат гаебен таный. Аны җиде елга колония-поселениегә хөкем итәләр. Ул зыян күрүчеләргә мораль зыян өчен 1 млн 800 мең сум түләргә тиеш була.

Машина йөртүченең канында 0,838 мг/л алкоголь табыла.

  • Кызлар өйгә кайтып җитәргә 3 минут калганда фаҗига була. Уеннан кайтып баручы кызларны машина таптаган, дип язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100