Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өйгә җитәргә өч минут калган иде». Уеннан кайтып баручы кызларны машина таптаган

15 яшьлек кыз урында ук үлә, 13 яшьлек кыз җитди имгәнә.

news_top_970_100
«Өйгә җитәргә өч минут калган иде». Уеннан кайтып баручы кызларны машина таптаган
Башкортстан буенча ЮХИДИ

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә исерек йөртүче аркасында тагын бер 15 яшьлек кыз бала һәлак булган. Бу турыда «Башиинформ» агентлыгы хәбәр итте.

18 июньдә кичке якта Стәрлетамакның Горький урамында кабат фаҗига була. 62 яшьлек ир-ат «Лада Калина» машинасында бара. Ул тротуардан килә торган ике кыз баланы бәрдерә. Сигезенче сыйныфта укучы 15 яшьлек кыз урында ук үлә. Алтынчы сыйныфта укучы 13 яшьлек кыз җитди имгәнә, аны хастаханәгә салганнар. 

Балалар уен мәйданчыгыннан кайтып килә торган була. Алар өйгә кайтып җитәргә өч минут чамасы вакыт кала. 

«Машина йөртүче исерек була. Медицина тикшерүе аның канында 0,838 мг/л алкоголь булуын күрсәтә. Ир-ат гаебен таныды», диелә хәбәрдә. 

Тикшерү эшләре башланган.

«Юлдан бара идем, кибеткә тукталдым. Шәраб алдым да бакчага киттем. Исерек идем. Ихлас әйтәм. Шулай килеп чыккан өчен борчылам», — дип сөйли бу ир-ат ЮХИДИ инспекторларына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100