Анастасия Заворотнюк Яңа ел белән котлады
Яман шеш белән авыручы танылган актриса тамашачыларга мөрәҗәгать итте.
Актриса Анастасия Заворотнюк тамашачыларны Яңа ел белән котлаган. Бу турыда Заворотнюкның туганнары оештырган сәхифәдә хәбәр ителә.
Инстаграмда Анастасия ире белән төшкән фото куелган.
«Анастасия һәм бар гаиләбез исеменнән барыгызга да яхшылык, сәламәтлек һәм муллык телим. Киләсе ел бәхет китерсен, сезнең бар теләкләрегезне тормышка ашырсын», - диелә хәбәрдә.
«Настя барыгызга да зур сәлам тапшыра, ярдәмегез, догаларыгыз өчен рәхмәт әйтә», ди яза туганнары.
48 яшьлек Анастасия Заворотнюк баш мие яман шеше белән авырый. Гаиләсе башта бу турыда бер сүз дә әйтмәде, тик соңрак актрисаның дәвалануын расладылар.