Авыл урамындагы авариядә 15 яшьлек кыз һәлак булган, аның сыйныфташы комада
Исерек машина йөртүче чыгарылыш сыйныф укучыларын көпә-көндез таптый.
16 июньдә көндез Башкортстанның Иглин авылындагы Ворошилов урамында «Рено Логан» машинасы үсмер балаларны таптаган. 15 яшьлек кыз — тугызынчы сыйныфны тәмамлаган Лиана урында ук үлә, аның сыйныфташы комада. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
37 яшьлек ир-ат юлдагы балаларны күрми кала. Машина юл кырыена төшеп китә һәм шунда дүрт үсмерне таптый. Бу вакытта ул исерек була. Алкотестер аның канында 1,732 промилле алкоголь булуын күрсәтә.
«Авариядән соң, ир-ат урыннан качып китәргә маташты. Аны шаһитлар тотып алган. Хәзерге вакытта ул тоткарланды», — дип аңлатканнар Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә.
«Очраклы хәл бу. Алар йөгереп чыкты. Мин бик борчылам. Гаепле. Закон буенча җавап тотачакмын», — ди ул «Башкортстан» телеканалы хәбәрчесенә.
Ул җинаять кылуы өчен борчыла һәм балаларны күрми калуын әйтә.