Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәни кызны үтергән үги атаны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр

Әнисе чит элдә эштә вакытта, үги ата ваннада юынып утыра торган биш яшьлек кызын батырып үтерә һәм мәетен өй тирәсендә генә күмеп куя.

news_top_970_100
Нәни кызны үтергән үги атаны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр
https://crim.sledcom.ru/

Кырымда биш яшьлек үги кызын үтергән ир-атны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, ир-ат ваннада юынып утыра торган баланы башта кыйный. Аннар кыз бу турыда сөйләр дип куркып, баланы ваннада батырып үтерә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре буенча Тикшерү идарәсенең рәсми вәкиле Ольга Постновага сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

«2019 елның 12 ноябрендә ир-ат кызының мәетен өйдән алып чыга һәм бераз читкәрәк илтеп, күмеп куя. Аннары ул балалар бакчасына барып, кызның документларын ала һәм үзенең кече улы белән бергә чит илгә чыгып китәргә маташа. Ләкин аны чыгармыйлар. Үзенә алиби ясар өчен, ир-ат өйгә кайткач, кызы югалды дип полициягә мөрәҗәгать итә», — дип сөйләгән Тикшерү идарәсе вәкиле.

Полиграфта тикшергәндә, баланың югалуына үги атасының катнашы булуын ачыклыйлар. Шуннан соң гына ул гаебен таный. Бала мәетен яшергән урынны күрсәтә. Ул кызын ваннада кыйнавын һәм сексуаль характердагы гамәлләр кылуын да сөйләп бирә, диелә бу хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, Кропоткино авылында яшәүче ир-ат бала югалу турында 13 ноябрьдә хәбәр итә. Имеш, ул нәни улын алып эшләре белән чыгып киткән, биш яшьлек кыз өйдә үзе генә калган һәм югалган. Баланы полиция, волонтерлар һәм битараф булмаган бар халык эзләшә, диелә бу хәбәрдә.

2019 елның ноябрендә әнисе чит илдә булганда, биш яшьлек кызны кыйнап, суга батырганнар, дип язган идек. Баланың анасы 23 яшьлек Екатерина Кытайда була. Ул кызы югалганны белгәч үк кайта. Бу хатын адвокатка акча эшләү өчен чит илгә киткән булган. Ул ире белән аерылышырга җыена. Екатерина балаларын да ире 43 яшьлек Александрдан алмакчы була. Шуңа күрә яхшы адвокат ялларга тели. Екатерина белән язылышкач, Александр нәни Дашаны кызлыкка алуны рәсмиләштергән, аларның уртак балалары Мишага инде ике яшь тулган булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100