Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнисе чит илдә булганда, биш яшьлек кызны кыйнап, суга батырганнар

«Соңгы минутка кадәр Дашаны әтисе яшереп тота дип уйладым», - дип елый баланың анасы.

news_top_970_100
Әнисе чит илдә булганда, биш яшьлек кызны кыйнап, суга батырганнар
https://pixabay.com/

Кырымда биш яшьлек Даша исемле кызны үтергәннәр. Беренче каналда «Пусть говорят» тапшыруында әлеге җинаять турында сөйләштеләр. Үги атасы биш яшьлек баланы үтерүен үзе әйткән. Бу турыда «КП» сайты язды.

43 яшьлек Александр 13 ноябрьдә үги кызы югалуын полициягә хәбәр итә. Ул алдагы көнне кич белән нәни улы белән өйдән чыгып китүен, кызын өйдә бикләп калдыруын сөйли. Имеш, ул өйгә кайтканда, ишек ачык, бала югалган.

Бераздан үги ата гаебен танып күрсәтмә бирә, мәрхүмә баланың мәете кайда булуын әйтә. Хәзер аны сак астына алганнар.

«Соңгы минутка кадәр Дашаны әтисе яшереп тота дип уйладым. Шулай итеп минем белән аралашырга тырышадыр кебек иде. Ул минем Кытайда икәнемне белми», — дип сөйли баланың анасы 23 яшьлек Екатерина.

Баласы югалганны белгәч үк, хатын Кытайдан 13 ноябрьдә кайткан. Ул адвокатка акча эшләү өчен чит илгә киткән булган. Хатын ире белән аерылышырга җыена. Екатерина балаларын да ире Александрдан алмакчы була. Шуңа күрә яхшы адвокат ялларга тели.

Екатерина белән язылышкач, Александр нәни Дашаны кызлыкка алуны рәсмләштергән, аларның уртак балалары Мишага инде ике яшь тулган.

«Без начар аралаша башладык, минем аерылышасым килде. Без бер ел бергә яшәмибез инде. Ул бит миннән егерме яшькә олырак. Ул мине контрольдә тотасы килде, ә миңа ирек кирәк», — ди хатын.

Хатын Кытайда персонал буенча менеджер булып эшли, чәй, кофе, киемнәр алу белән идарә итә. Кайсы оешмада эшләвен әйтми.

Александр Кара диңгез буенда Коропотнико авылында йорт ала, балалар белән шунда яши башлый. Көз җиткәч, Екатерина балаларын иреннән килеп алмакчы була. Ул Даша белән Мишаны Иваново шәһәренә алып китергә тели. Ләкин ире балаларны бирми, хатын полициягә бара. Тик хокук саклаучылар аңа ярдәм итә алмый. Александр законлы ата була.

Дашаның мәетен Кропоткино авылындагы Төзүчеләр урамындагы йортта табалар. Авыл өендә яшәү өчен барлык шартлар да бар. Ут, газ кертелгән, ваннасы, бәдрәфе бар.Шушы йортта юына торган бүләмәдә биш яшьлек Дашаны үтергәннәр.

«Иң коточкычы, баланы кыйнап, ваннада батырып үтергәннәр», — дип елый Екатерина. Җинаять вакытында ирдә агрессия кузыган булган, дигән экспертлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100