Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бик ачык егет иде...» Балтач егетен Арчада машина бәрдергән

Юллар, юллар, авыр булса, булсын, тик соңгысы гына булмасын... Айдар Галимов җырындагыча беркем өчен дә соңгысы булмасын иде дә бит... Тик юл һәлакәтләрендә кеше үлемнәре турында көн саен диярлек җан өшеткеч хәбәрләр килеп тора.

news_top_970_100
«Бик ачык егет иде...» Балтач егетен Арчада машина бәрдергән
соцчелтәрләр, "Арча хәбәрләре"

Шимбә, 18 гыйнвар көнне кичке 9лар тирәсендә Арчадан Яңа Кенәр авылы ягына киткән юлда фаҗига килеп чыга. Балтач районының Салавыч авылыннан Илфат Әшрәповны машина бәрдерә. Арчадан Балтачка китә торган юл башка якта. Бу егет ни өчен башка юлда булган - моны белүче юк.

Һәлакәтне безгә Арча районы буенча ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин да раслады. Аның сүзләренчә, егет юл читендә булган, аны «Мазда» автомобиле таптаткан. Хәзер тикшерү эшләре бара.

1986 елгы Илфат Әшрәповны бүген туган авылында төштән соң җирләделәр. «Татар-информ» хәбәрчесе мәрхүмнең авылдашлары белән сөйләште. Алар Илфатның җәсәде суд-медицина экспертизасыннан соң бүген генә авылга кайтарылуын әйттеләр. Илфат авылда әнисе Әминә апа, абыйсы, әнисенең абыйсы белән бер йортта яшәгән.

Казанга киемнәрен алырга барган булган…

— Казанда эшләде бит ул. Шул көнне Казанга фатир ачкычларын тапшырып, киемнәрен алырга дип чыгып киткән булган. Шуннан кайтышы булган. Арчага кайтып җиткәч, кичке 8 ләр тулып киткәч, бертуган абыйсына «Арчага кайтып җиттем. Тауны менеп, үзебезнең Балтач ягына борылам да, тукталышта машинага утыргач шалтыратырмын» дигән. Аннары ничек Кенәр юлына килеп эләккән — анысын белмибез. Шуннан хәбәре булмаган, — дип сөйләде исемен әйтмәвен үтенгән авылдашы.

«Бик ачык егет иде»

Күршеләрендә торучы Гөлсинә апа Илфатны бары тик уңай яктан гына искә алып сөйләде.

— Бик ачык, аралашучан, ярдәмчел егет иде. Безгә начарлыгы тимәде, малайларым, кызларым белән бергә уйнап үсте. Кызымнан бер генә яшь олы иде ул, — диде.

Авылдашлары Әшрәповларны «тырыш гаилә» дип атады. «Йорт җирләре ялт иткән», — диде.

Әңгәмәдәшләр сүзләренчә, Илфат Әшрәпов хатыны белән аерылышкан булса да, элемтәләре өзелмәгән булган. Уртак бер балалары да бар. Бүген дә Илфатны соңгы юлга озатырга тормыш иптәше кайткан булган, диделәр.

— Хатыны Биектауда торса да, алар баласы белән кайтып йөрделәр. Аралаштылар. Яңа елдан соң да кайтып, кунак булып киттеләр, — дип сөйләделәр.

Илфат Әшрәповны кем бәрдергәне турында, тикшерү төгәлләнмичә, туганнарына әлегә төгәл мәгълүмат әйтмәгәннәр, дип хәбәр иттеләр.

Резеда Бариева Илфат белән бер класста укыган.

Кешелекле һәм хезмәт сөючән иде ул, менә аның иң төп уңай сыйфатлары. Укыганда шаянлыгы да бар иде, балачакта кемдә генә булмый инде ул. Олыны олы, кечене кече итеп күрә белде. Дус була белде ул. Ачу сакламады. Урамда очратканда да, әллә кайдан ук "Нихәл, яшьти?" дип китә иде, привет, сәлам дип кенэ түгел. Хәлләрне сораша иде, - дип искә алды Резеда.


«Татар-информ» редакциясе Илфат Әшрәповның гаиләсе, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Авыр туфрагы җиңел булсын! Барлык сүзләр аның рухына дога булып барып ирешсен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100