Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәрәфиев сеңлесенә хастаханәдә тиешенчә ярдәм итмәү буенча җинаять эше ачылды

Эче авырткан Илүзә Арча хастаханәсендә аңын югалтып егылган.

news_top_970_100
Рамил Шәрәфиев сеңлесенә хастаханәдә тиешенчә ярдәм итмәү буенча җинаять эше ачылды
https://www.instagram.com/ramil_sharafiev

«Татар радиосы» ди-джее Рамил Шәрәфиев эче авырткан сеңлесе Илүзәгә Арчаның үзәк район хастаханәсендә тиешле ярдәм күрсәтмәделәр, дип хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, Илүзәнең кистасы шартлый һәм ул аңын югалтып егыла. Соңрак 16 яшьлек кызга опреция ясаганнар.

Моңа кадәр әлеге факт буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерү оештырды.

Арча башлыгы сеңлесе авыр хәлдә калган Рамил Шәрәфиевкә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

Татарстан прокуратурасы Арча хастаханәсендә яшүсмерне тиешенчә тикшермәү турындагы эш материалларын Тикшерү комитетына тапшырган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Бүген Тикшерү комитеты Арча район хастаханәсендә яшүсмер кызны тиешенчә тикшермәү сәбәпле, «иминлек кагыйдәләренә туры килми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Арча районы прокуратурасы әлеге карар белән килешкән. Карар законлы һәм нигезле дип табылган. Тикшерү аерым контрольгә алынган. Бу турыда Татарстан прокуратурасының инстаграмдагы сәхифәсендәге сториста хәбәр ителә.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Каравыл. Мин бу ситуациягә башка исем таба алмадым. 12 сентябрь (Шимбә) сеңлем Илүзәнең бәрәңге алган җирдә эче авыртып, Арчаның Үзәк Район Хастаханәсенә алып китәләр. Андагы табиблар аппендицитка анализлар ясагач, ул түгел, "Әйдәгез, понаблюдаем" дип алып калалар. 14 сентябрь (Дүшәмбе) Илүзәне чыгардылар. Кулында выписка: "КОНСУЛЬТАЦИЯ ПЕДИАТРА ПО МЕСТУ ЖИТЕЛЬСТВА, И ТАБЛЕТКИ НОШПА", ләкин кыз баланың эче авыртудан туктамаган. Аңа хәтта УЗИ да ясаган кеше булмаган. Аптырагач, әбисе, выписка биргән табибына шалтрата һәм Илүзәнең эче бик каты авыртуын, бөгелеп кенә йөрүен әйтә. АЙРАТ ВАСИЛОВИЧ "Алайса, кире алып килегез" дип әйтә. Арчага килгәч, әнием аларга УЗИ ясарга сорый(үзе сорый!) УЗИда сул як күкәйлектә (левый яичник) киста барлыгы ачыклана!!! Шуннан аларны гинекологка җибәрәләр, ә кинеколог “БЕЗДӘ БАЛАЛАР ГИНЕКОЛОГЫ ЮК, КАЗАНГА БАРЫГЫЗ” дип направление бирә. Кулына направление тоткан әни һәм ИЛҮЗӘ коридорга чыга һәм ИЛҮЗӘ аңын югалтын идәнгә егыла!!! Ә нигә егыла? ЧӨНКИ кыз баланың кистасы шартлаган!!! Нәтиҗәдә сеңлемә Лапаротомия ясадылар (перекрут кисты яичника) КЫЗГА 16 яшь кенә! БУ ПОСТНЫ ТАРАТУЫГЫЗНЫ СОРЫЙМ! ГАЕПЛЕ КЕШЕЛӘР ҖАВАП ТОТАРГА ТИЕШ! Без моның аша үттек, ләкин башкалар да моңа эләкмәс дигән гарантия бармы?! МИНЗДРАВ БУ ХӘЛНЕ ЧИШҮЕН ТЕЛӘР ИДЕМ!!!! .... КАРАУЛ. ПО ДРУГОМУ Я НЕ СМОГ ОПИСАТЬ ЭТУ СИТУАЦИЮ. 12 сентября (сб) во время уборки картофеля, у моей племянницы (Илюза Ш.) заболел живот, и ее повезли в Арскую центральну районную больницу. Местные врачи сразу взяли анализ на аппендицит, но исключив этот диагноз, со словами “Давайте понаблюдаем”, оставили ее. 14 сентября (пн) ее выписали, а на выписке написали: “Консультация у педиатра по месту жительства, и таблетки НОШПА”, но живот у племянницы не перестал болеть. Ей даже УЗИ не сделали. В этот же день, обеспокоенная состоянием девочки, моя мама (бабушка Илюзы Ш.) позвонила врачу, который дал выписку. “ну везите тогда обратно” сказали по телефону. По приезду в больницу Мама настаивала сделать УЗИ! А УЗИ показало, что у ребенка КИСТА ЛЕВОГО ЯИЧНИКА!!! ?продолжение в карусели @minzdravrt @tatarstanproc @rusminnikhanov @intertat.tatar @gazeta_bo @azatliq

Публикация от Ведущий Рамиль Шарафиев (@ramil_sharafiev)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100