Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариева белән Гөлнара Габидуллинаның дусты үлгән

Наилә Кәримова яман шеш авыруы белән ике ел көрәшкән.

news_top_970_100
Айгөл Бариева белән Гөлнара Габидуллинаның дусты үлгән
https://www.instagram.com/farida_ahmetshina

Җырчы Айгөл Бариева һәм Гөлнара Габидуллинаның дусты, «Хыял» хоры солисты Наилә Кәримова яман шештән вафат булган. 

«Без Наилә белән Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультетында укыганда таныштык. Наилә, мин, Айгөл Бариева, Фәридә Әхмәтшина, Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гыймаева, Закир Шаһбан, Ләйсән Мәхмүтовалар белән Әлфия Җаппарова җитәкчелегендәге «Хыял» хорына йөрдек.

Укып бетергәч, Наилә музыка өлкәсен сайламады. Соңгы вакытта Казан мэриясендә эшләде. Белүемчә, яман авыру белән инде ике ел көрәште. Тормыш иптәше ялгыз, беренче курста укучы кызы ятимә калды», — дип сөйләде «Интертат»ка Гөлнара Габидуллина.

Наилә Кәримова Казан башкарма комитетының социаль өлкәдәге бүлекләрнең үзара эшчәнлеген һәм аларны координацияләүне тәэмин итү бүлеге җитәкчесе булып эшләгән. Казан мэриясе Наиләнең якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Бу турыда мэрия сайтында хәбәр ителә.

Айгөл Бариева инстаграм сәхифәсендә: «Изге җомга көнне китеп бардың. Урының, һичшиксез, оҗмахта булыр, дустым. Син безнең йөрәкләрдә!», — дип язган. Дустының якты истәлегенә багышлап, Наилә Кәримованың фотолары белән видеоязма урнаштырган. 

Фәридә Әхмәтшина да мәрхүмә белән студент чактан бирле аралашулары, Наиләнең Бөгелмә кызы булуы турында яза. «Наиләм минем… Тыныч йокла. Йөрәгем ышанмый», — дип саубуллаша Фәридә дусты белән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100