Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда өч полиция хезмәткәре хезмәттәшен көчләүдә шикләнелә

Башкортстанда өч полиция хезмәткәре үзләренең хезмәттәшләре - сорау алучы хатын-кызны көчләүдә шикләнелә. Бу хакта республиканың РФ буенча Тикшеренү комитетының тикшеренү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза ТАСС. 

news_top_970_100
Башкортстанда өч полиция хезмәткәре хезмәттәшен көчләүдә шикләнелә
Башкортстанда өч полиция хезмәткәре үзләренең хезмәттәшләре - сорау алучы хатын-кызны көчләүдә шикләнелә.

"Россия Эчке эшләр министрлыгының Уфа районы буенча сорау алу бүлекчәсендә эшләүчене төркемләп көчләү һәм сексуаль характерда көч кулланып эш итү факты буенча җинаять эше кузгатылды", - диелә хәбәрдә.

Фаразлар буенча, 30 октябрьгә каршы төндә 23 яшьлек туташ өч хезмәттәше тарафыннан җәберләнгән. Бу хәл Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Уфа районы миграция эшләре буенча бүлекчәсе бинасында була. "Хәзерге вакытта шикләнүчеләрнең барысы да кулга алынган. Аларга җәза бирү мәсьәләсе хәл ителә. Зыян күрүче исә суд-медицина экспертизасы узачак",- дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, бу факт буенча РФ Эчке эшләр министрлыгының Уфа районы бүлекчәсенең 51 яшьлек җитәкчесе, РФ Эчке эшләр министрлыгының Кырмыскалы районы бүлегенең 50 яшьлек җитәкчсе һәм Уфа районының миграция мәсьәләләре буенча бүлегенең 34 яшьлек башлыгы тоткарланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100