Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авылда янгын җиде сәгать котырган, укытучы Земфираның өе шырпы кебек янып беткән

Янгын электр подстанциясеннән чыккан һәм мизгел эчендә торак йортларга күчкән дип фаразлыйлар.

news_top_970_100
Авылда янгын җиде сәгать котырган, укытучы Земфираның өе шырпы кебек янып беткән

Омск өлкәсенең иң төньяк районнарының берсе булган Знаменск районында узган ялларда зур янгын була. Биредә Максим Горький дип аталган авыл тулысынча диярлек янып бетә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча идарәсенең рәсми белешмәсе буенча, биредә ике йорт, кулланылмый торган бина, хуҗалык корылмалары — сарайлар, мунча һәм гараж янган. Шулай ук янып үлгән тавыклар, алты сарык, сыер турында да хәбәр ителә. Зур янгыннан җиде сәгать ярым сүндергәннәр.

Биредә яшәүчеләр исә янгын күпкә зуррак зыян китергәнен сөйли. Аларның сүзләренчә, дүрт йорт янып беткән, бу авылның зур өлеше, шулай ук каралты-куралар янган. Бәхеткә, сыер исән калган.

«Барысы да безнең йорт янында урнашкан электр подстанциясе ватылудан башланды. Ирем очкын чыкканын да күреп калган. Коры үлән аша ут өйгә тиз килеп җитә, аннары дүрт йортка ут каба, берсендә кеше яшәми, берсенә хуҗасы җәйгә килә, ике йортта кешеләр яши. Мин үзем урамда булганга гына исән калдык. Мин теплицада идем, янгын чыкканын күрдем. Аннары өйгә кереп, балаларны алып чыктым. Өстә ни булган шуның белән калдык инде. Бөтен әйбер көлгә әйләнде. Башта сыер үлде дип уйлаган идек, аннары табылды. Куркып качып киткән булган», — дип сөйли Земфира Ибраһимова.

Бу гаиләдә 12, 6 яшьлек һәм алты айлык өч бала бар. Земфира укытучы булып эшли, ире янгын сүндерүче. Күп балалы гаиләнең ике катлы йорты шырпы кебек янып бетә.

«Без Иртыш артында яшибез, анысы да начар. Башта өч янгын сүндерү машинасы килде, аннары райүзәктән ике машина чакырдылар. Ләкин алар елга аша урап килде, алар килеп җиткәндә, сүндерер әйбер калмаган иде инде. Без бишенче йортны саклап калдык, анда да ут барып җиткән иде. Күршеләрнең сарае гына янды. Янгын сүндерүчеләр иртәнгә кадәр дежур торды, Авылыбыз бик кечкенә — алты йорт кына. Әле яңара гына башлады, кешеләр участоклар сатып алалар. Хәзер без күрше авылда әниләрдә яшибез. Җәен йорт җиткереп, күченәсе килә. Хәзер язгы чәчү, безнең бөтен техника янып бетте, арба да, печән чапкыч та, трактор да, прицеплар да. Бер әйберсез калдык», — ди Земфира.

  • «Ут урман һәм сазлык аша килде». Каракүл авылында ундүрт йорт, кибет янып беткән, дип хәбәр иттек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100