Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ут урман һәм сазлык аша килде». Каракүл авылында ундүрт йорт, кибет янып беткән

Көчле җил ялкынны авыл буйлап тарата, дистәдән артык гаилә йорт-җирсез кала.

news_top_970_100
«Ут урман һәм сазлык аша килде». Каракүл авылында ундүрт йорт, кибет янып беткән
https://vk.com/mchsomsk55

Омск өлкәсенең Большереченск районындагы Каракүл авылында 18 корылма янып беткән. Шул исәптән ундүрт гаилә яши торган торак йортлар да көлгә әверелгән. Янгын Колосов районы ягыннан урман һәм сазлык аша килгән. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән Омск басмасы хәбәр итте.

Көчле җил булу сәбәпле, янгын авылда бик тиз тарала. Имгәнгән кешеләр юк. Гаеплеләрне ачыклап, җаваплылыкка тартачаклар.

Большереченск районында янгын турында 6 майда 13.15 сәгатьтә хәбәр итәләр. Урынга коткаручылар килгәндә ике йорт яна торган була. Җил ялкынны башка участокларга да тарата, төтен аркасында күз күреме начарлана.

Шуннан соң Каракүл авылына тагын коткаручыларны җибәрәләр.

25 объект — 1 азык-төлек кибете, 10 шәхси корылма, 14 торак йорт янып бетә. Бу авылда барлыгы 33 торак йорт булган. 18.44 сәгатькә янгынны сүндереп бетергәннәр. Бу турыда Омск өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте.

Кешеләр йорт-җирсез калды. Аларны автобусларга утыртып, Большеречье авылында урнашкан кунакханәгә илтәләр, диелә хәбәрдә.

«Российская газета» хәбәр иткәнчә, янгын урман һәм сазлык аша камышлардан күчеп килгән. Башта каралты-кура янында урнашкан камышларга ут капкан, аннары торак йортларга күчкән. Коры агач корылмалар шырпы кебек кабынып китте, диелә бу хәбәрдә.

Соңрак Тикшерү комитеты җинаять эше ачу турында билгеле булды.


Каракүл авылы Омск өлкәсенең Большереченск районында урнашкан. Ул Үләнкүл авыл җирлеге составына керә. Биредә себер татарлары яши.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100