Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

17 яшендә операциядән соң инвалидка әверелгән Нияз сөйләшми дә, йөрми дә

Хәзер Нияз үтенечләрен кәгазьгә язып бирә.

news_top_970_100
17 яшендә операциядән соң инвалидка әверелгән Нияз сөйләшми дә, йөрми дә
https://www.bashinform.ru

2021 елның җәендә 17 яшьлек студент егет Нияз Муллагалимовка Башкортстанның Учалы хастаханәсендә операция ясыйлар. Аның сукыр эчәген кисеп алу өчен стандарт гамәлләр башкаралар. Ләкин егетнең йөрәге туктый. Аны терелтәләр, ләкин баш миенә зур зыян килә, үзәк нерв системасы эшчәнлеге бозыла. Бу турыда «Башинформ» яза.

Нияз хәрәкәтләнә дә, сөйләшә алмый. Аның гаиләсе табибларны гаепли, тикшерү башлана.

Ике ай дәвамында Ниязны Уфада психоневрология һәм эпилептология үзәгендә карыйлар. Аннары Архангел районы хастаханәсенә салалар. 

Ниязны үги атасы Илсур Рәхмәтуллина карый, ул Ниязны җиде яшеннән тәрбияләгән һәм үз баласы дип саный. Ир-ат эштән киткән. Әнисе Фәрзәнә нәни балаларын карый. Бу гаиләдә тагын биш бала бар.

Табиблар сүзләренчә, Ниязга бик озак реабилитация кирәк. Хәзер ул Мәскәүдә Баш мие һәм нейротехнологияләр федераль үзәгендә ята. Беренче дәвалану курсы узган инде. Битараф булмаган кешеләр икенче курс өчен акча җыя.

Илсур Рәхмәтуллин сүзләренчә, Нияз белән логопедлар, психологлар эшли, аңа массаж ясыйлар. Нияз үзе ашарга өйрәнгән, басып тора ала, инвалид креслосына утырырга тырыша. Ләкин әлегә сөйләшә алмый, үтенечләрен кәгазьгә язып бирә.

Ниязга ярдәм итәргә теләүчеләр Илсур Рәхмәтуллинның телефонына (8-960-807-3391) беркетелгән Сбербанк картасына акча сала ала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100