Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда сукыр эчәгенә операциядән соң, 17 яшьлек егет инвалидка әверелгән

«Дусларын, туганнарын күргәч, елый башлый», — дип сөйли егетнең әтисе.

news_top_970_100
Башкортстанда сукыр эчәгенә операциядән соң, 17 яшьлек егет инвалидка әверелгән
https://pixabay.com

Башкортстанның Архангел районында туып-үскән 17 яшьлек Нияз М. сукыр эчәгенә операция ясаганнан соң, инвалидка әверелгән. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

Операциядән соң ике ай узгач, егет үзе йөри дә, утыра да, хәтта ашый да алмый. Егетнең әти-әнисе сүзләренчә, бу табиблар гаебе белән килеп чыккан. 

Әле җәен генә футбол уйнап, өй эшләрендә ярдәм итеп йөргән Нияз хәзер хастаханәдә ята. «Ул якыннарын таный. Аның хисләре дә бар. Дусларын, туганнарын күргәч, елый башлый. Нидер әйтергә тели, сүзләрне дә аңлый. Тик әйтә алмый», — ди Ниязның үги әтисе Илсур Рәхмәтуллин.

Архангел районында туган Нияз августта Учалыга акча эшләргә китә. Шунда ул авырый. Аннары ашыгыч ярдәм чакыралар. Тик табиблар килмәгәч, Нияз дусты белән хастаханәгә таксида китә. Аңа аппендицит диагнозы куялар һәм операция билгелиләр. Бу турыда Нияз әнисенә язган.

«Бар да нормада булачак. Хәзер операциягә. Менә 13.02 дә шулай язды. Шуннан соң элемтәгә чыкмады», — ди Ниязның әнисе Фәрзәнә Рәхмәтуллина.

Аннары табиблар Ниязның әнисенә шалтырата. Әти-әнисе Учалыга килә, табиблар белән очраша. Операциядән соң Ниязны хирургия палатасына күчерүләре билгеле була. Шунда егетнең йөрәге туктый.

«Аңына килде, сөйләшә. Башым авырта, ди. Аннары йокларга теләвен әйтте. Табиб аңа йокларга рөхсәт иткән. Шуннан соң ул уянмаган», — дип искә ала әни кеше.

Хәзер Ниязга «Йөрәк туктау нәтиҗәсендә үзәк нерв системасының аноксик бозылуы» диагнозы куйганнар. Әти-әнисе исә табиблар вакытында тиешле чара күрмәгән дип саный. 

«Наркоз дөрес булмагандыр. Белмим. Нормада иде барысы да. Аллергиясе дә юк иде. Без теш дәваларга йөргән идек», — ди Фәрзәнә Рәхмәтуллина. Ул наркозда булган баланы карап тормаганнар дип саный. «Урамнан тапкан кеше түгел бит. Әйбер дә түгел. Йөрәге туктаган булса да, аңа ярдәм итсәләр, бу хәл килеп чыкмас иде», — ди ул.

Сәламәтлек саклау министрлыгы комментарий бирмәгән. Эчке тикшерү бара. Әти-әнисе исә тикшерү комитетына мөрәҗәгать итәргә җыена.

Ниязны вертолет белән Учалыдан Уфага күчергәннәр. Андагы табибларга Ниязның туганнары рәхмәт белдерә. Хәзер аны Архангел район хастаханәсенә кайтарганнар инде. Илсур гел улы янында тора. Әни кеше исе кече балалары белән өйдә. Бу гаиләдә тагын биш нәни бала бар әле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100