Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ир һәм хатын бала күз алдында батып үлә». Сабый әнисенең соңгы сүзләрен искә төшерде

Өч яшьлек бала көймәдә ялгызы бер тәүлек чамасы булган.

news_top_970_100
«Ир һәм хатын бала күз алдында батып үлә». Сабый әнисенең соңгы сүзләрен искә төшерде
Приморье крае буенча Тикшерү идарәсе

Бер гаилә Приморье өлкәсендә Ханка күлендә ял иткәндә фаҗига була. Ир белән хатын батып үлә, өч яшьлек сабый могҗиза белән генә исән кала. Хәзер бала бераз аңына килә башлаган. Ул әти-әнисенең соңгы сүзләрен дә искә төшергән. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

Баланы көймәдә аңсыз килеш тапканнар иде. Хәзер ул әтисе белән әнисенең батып үлүен аңлата алган. Әни белән әти кеше ярдәм көткәндә нишлисен балага аңлатырга тырышкан. Ләкин коткаручылар да, волонтерлар да баланың ата-анасын исән килеш табарга өметләнә. Ир белән хатын тәҗрибәле туристлар була, алар баланы да суны яратырга өйрәтә.

Өч яшьлек Федя бер тәүлек чамасы күл уртасындагы көймәдә ялгызы гына була. Аннары көймәне балыкчылар һәм полиция хезмәткәрләре таба. Тикшерү версиясе буенча, әни һәм әти кеше баласы күз алдында батып үлгән. 

Гаилә башлыгы — сөт заводында технолог булып эшли, балык тотарга бик ярата, буш вакытында гел Ханка күлендә Камень-Рыболов авылы тирәсендә була. Фаҗига булган көнне ир белән хатын баланы алып, өреп тутырыла торган моторлы көймәдә йөрергә килә. Суда ни булганы билгесез. Ләкин көймәдә бала гына табыла. Төп версия буенча, көймә зур тизлектә барган килеш сайлыкка эләгә, каты бәрелүдән пассажирлар суга очып төшә, көчле җил булу сәбәпле, алар көймәгә кире менә алмый.

Эзләү эшләре дәвам итә.

Өч яшьлек Федя исә аңына килеп, реанимациядән гадәти палатага чыккан. Ул әле начар сөйләшә, әбисенә генә кайбер әйберләрне әйткән, ди гаилә дуслары.

«Ул әнисенең батуын, кулларын болгавын күргән. Әнисе төймәгә басарга сораган. Аңлавымча, әни кеше баладан көймә моторын сүндертмәкче булган», — дип сөйли гаилә танышы Дмитрий Иванов.

  • Күлдә ял иткәндә әти-әнисе югалган, нәни бала могҗиза белән исән калган
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100