Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күлдә ял иткәндә әти-әнисе югалган, нәни бала могҗиза белән исән калган

Палаткадан 7 км ераклыкта көймә эчендә туңып беткән өч яшьлек бала табылган.

news_top_970_100
Күлдә ял иткәндә әти-әнисе югалган, нәни бала могҗиза белән исән калган
https://primorsky.sledcom.ru

Приморье өлкәсенең Ханкай районында ир белән хатын югалган. Алар нәни баласын алып, күлгә ял итәргә киткән булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

10 июньдә алар Ханка күлендә ял итәргә бара. Яр буенда палатка куялар. Аннары өреп тутырыла торган моторлы көймәгә утырып күлгә кереп китәләр.

Икенче көнне авыл халкы палатка янында кешеләр тапмагач, эзләү оештыра. 

11 июньдә Камень-Рыболов авылы янында Ханка күлендә көймә эчендә өч яшьлек бала табыла. Көймә гаилә куйган палаткадан җиде километр чамасы ераклыкта була. Аның моторы өзелгән. Көймә эчендә туңып беткән өч яшьлек бала ята. Аның хәле авыр дип бәяләнә. Баланың ата-анасы көймәдә дә, суда да табылмый.

Урынга тикшерүчеләр, коткаручылар, криминалистлар килә. 

Тикшерү версиясе буенча, көймә тиз барган килеш сайлыкка килеп керә, двигатель каршылыкка бәрелгәч, кешеләр көймәдән суга егылып төшә. Хәзер аларны эзлиләр, диелә хәбәрдә.

1979 елда туган ир-ат һәм аның 1989 елда туган хатыны югалу факты буенча җинаять эше ачылган, диелә Россия Тикшерү комитетының Приморье өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100