news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Танылган җырчы Валентина Легкоступова вафат

11 августа ул башы имгәнеп хастаханәгә эләккән иде.

news_top
Танылган җырчы Валентина Легкоступова вафат
Владимир Васильев

Россиянең атказанган артисткасы Валентина Легкоступова бүген көндез үлгән. Бу турыда РИА Новости җырчының кызына сылтама белән хәбәр итте.

Мәрхүмәнең кызы Анетта Бриль шул хакта инстаграмда язган. «Бүген 15.30 сәгатьтә дөньяда иң яхшы әни вафат булды», — дип яза ул.

Россиянең атказанган артисты, «Ягода-малина» хитын башкаручы 54 яшьлек җырчы Валентина Легкоступова комада ятуы 11 августта билгеле булды. Аны Мәскәүдәге хастаханәгә авыр хәлдә китергәннәр. Ул бик каты имгәнгән булган, дип язган идек.

Валентина Легкоступова — эстрада җырчысы. Беренче тапкыр сәхнәгә 1985 елда чыга. Ул тамашачыга «Ягода-малина» җыры белән таныла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар