Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ягода-малина» хитын башкаручы танылган җырчы җитди имгәнгән һәм комага киткән

Башта Валентина Легкоступова берничә көн элемтәгә чыкмый торган.

news_top_970_100

Россиянең атказанган артисты, «Ягода-малина» хитын башкаручы 54 яшьлек җырчы Валентина Легкоступова комада ята. Аны Мәскәүдәге хастаханәгә авыр хәлдә китергәннәр. Ул бик каты имгәнгән булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

8 августта җырчының кызы табибларга мөрәҗәгать итә. Ул әнисенә ярдәм сорый. Легкоступова бер атна элемтәгә чыкмагач, аның фатирына кызы килә. Легкоступова яңа ире белән була, аны исерек булган дип язалар. Шешәләр санына караганда, җырчы берничә көн бәйрәм иткән булуы ихтимал, дип яза РЕН ТВ каналы.

Легкоступованың тәне күгәреп беткән, ул сорауларга юньләп җавап бирә алмый, шуңа күрә кызы ашыгыч ярдәм чакыра. Табиблар аның башы имгәнүен, баш мие шешүен ачыклый. Аның баш капкачын ачып операция ясаганнар дигән хәбәр дә бар. Хәзер җырчы авыр хәлдә комада ята. 

Легкоступованың яңа ире исә качып киткән дигән хәбәр дә бар. Башка белешмә буенча, аны тоткарлаганнар дип тә язалар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100