Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буа районында кешеләр утырган трактор күпердән елгага төшеп киткән

Пассажирлар һәм трактор йөртүче кабинадан чыгып котылырга өлгергән.

news_top_970_100
Буа районында кешеләр утырган трактор күпердән елгага төшеп киткән
Надежда Захарова

Буа районында бер күперне су баскан. Шуннан бара торган тракторга боз бәрелгән һәм транспорт суга төшеп киткән. Бу вакытта трактор эчендә кешеләр булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар сөйләде.

Гадәттән тыш хәл 11 мартта көндез булган. Кешеләр утырган трактор су баскан күпердән чыгарга маташкан. Бер мизгелдә трактор туктап калган, аңа зур боз кисәге терәлгән. Шуннан соң техника суга төшеп киткән. Ул капланган, кешеләр су эчендә калган. Бәхеткә, трактор йөртүчесе, бер пассажир судан чыга алган.

Шаһитлар сүзләренчә, кабинада тагын бер кеше булган. Әлегә аның язмышы билгеле түгел.

Гадәттән тыш хәлгә очраган ир-атлар тракторга утырып эшкә бара, алар су баскан күпердән чыгарга җыенган булган, диелә хәбәрдә.

Хәзер урында экстрен хезмәтләр эшли, водолазлар су төбен тикшерә. Махсус техника ярдәмендә тракторны судан чыгару эшләре бара.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100