Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

175 мәктәптә атыш оештырган егет террорчылар турындагы компьютер уены белән мавыккан

Сыйныфташлары аның «Counter-Strike» дигән компьютер уенын бик мавыгып уйнавын искә алды.

news_top_970_100
175 мәктәптә атыш оештырган егет террорчылар турындагы компьютер уены белән мавыккан

Казан шәһәренең Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан 175 нче мәктәптә атыш оештырган Илназ Галәвиевнең укыганда нинди булуы турында аның сыйныфташлары сөйләде.

Бүген аларны полициягә чакырганнар һәм җинаятьче турында сораштырганнар.

Исемен әйтергә теләмәгән сыйныфташы сүзләренчә, Илназ Галәвиев укыганда башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган. Уртача укыган, «3”ле, «4”ле билгеләренә өлгереп барган. Сыйныфташлары аның музыка, спорт кебек түгәрәкләргә, өстәмә секцияләргә йөрүен хәтерләми. Артык якын дуслары булмаган. Сыйныфташлары, мәктәпне тәмамлау белән үк, Илназның барысын да социаль челтәрләрдә дусларыннан алып атуына игътибар иткән.

«Без бөтенебез бер-беребез белән аралашып торабыз. Илназ безнең арада әллә кайчан юк инде», — дип сөйли бер сыйныфташ егете. Ул, шулай ук, Илназның «Counter-Strike» дигән атышлы компьютер уенын бик яратып, мавыгып уйнавын искә төшерде.

Counter-Strike уены процессы ике команда арасында берничә раундка бүленгән матч форматында уза, аларның берсе — «террорчылар», ә икенчесе-контртеррористик спецназ ролен уйный.

Илназ гимназиядәге көчле татар сыйныфында укыган. «Без аерылып торучы, даими олимпиадаларда катнаша торган, алдынгы сыйныф идек. Укытучылар, сыйныф җитәкчебез тарафыннан гел ярдәм тоеп яшәдек. Аларның яраткан укучылары булдык. Мәктәпне тәмамлагач, барыбыз да диярлек югары уку йортларына кердек», — дип сөйли ул елгы чыгарылыш укучылары.

Илназ үзе мәктәптә беркем белән дә конфликтларга кермәгән. Сыйныфташлары аны үчекләгәннәрен дә, аңа карата кырын караш тойганнарын да исләренә төшерә алмады. Илназ турында «аны мәктәптә кимсеткәннәр» дип яздылар. Сыйныфташлары әйтүенчә, Илназ буллинг корбаны булмаган. Һәрхәлдә, аның классташлары белән басып төшкән фотоларында аңа карата яхшы мөгаләмә бар кебек, читкә кагу сизелми.

Сыйныфташларының берсе инстаграмда «мин аның белән тугыз ел укыдым… беркем дә бу хакта уйлый да алмады... Безнең гаиләләр тулы, тәэмин ителгән иде... Илназ, ни өчен? Ни өчен... » дип язган.

«Берегезне дә күралмыйм»: Мәктәптә атыш оештырган җинаятьче турында нәрсә билгеле?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100