Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Луиза балаларын сагына": 20 миллион урлауда шикләнелүче хатын адвокатлар алмаштыра һәм сорауларга җавап бирми - видео

"Луиза балаларын сагына": 20 миллион урлауда шикләнелүче хатын адвокатлар алмаштыра һәм сорауларга җавап бирми - видео

news_top_970_100
"Луиза балаларын сагына": 20 миллион урлауда шикләнелүче хатын адвокатлар алмаштыра һәм сорауларга җавап бирми - видео
Уфа суды Салават шәһәрендә банк кассиры булып эшләгән һәм 20 миллионнан артык акча урлауда шикләнелүче Луиза Хәйруллинаны тагын ике айга изоляторда калдырды. Бу турыда "Башкортстан" телевидениесе хәбәр итте.

Судка килгәндә Луизаның кулы богаулы, йөзендә елмаю була, ул конвоир хатын-кыз белән килә. Луиза камералардан качмый, ләкин журналистларның сорауларына җавап бирми.

Әлегә полиция хезмәткәрләре дә Луизадан сүз тартып ала алмый, дип хәбәр итә телеканал журналисты. Луиза сорауларга җавап бирми, изоляторда утырган ике ай эчендә өч адвокат алмаштырган. Соңгы яклаучысы - хатын-кыз, ул бик аз сүзле, диелә хәбәрдә.

Луизаның адвокаты Алла Воропаева журналистларның сорауларына кыскача җавап биргән. "СИЗОда стандарт шартларда яши. Гомуми камерада тора. Принципта, бар да нормада. Судта катнашабыз, гадел хөкемгә өметләнәбез", - ди ул. 
 


Луиза балаларын сагына икән. "Әлбәттә, сагына, ул ана бит. Баласын бөтен кеше сагына", - дигән адвокат.

Банктан акча урлауда шикләнелүче хатынның ике кызы хәзерге вакытта бабалары белән яши. Ире Марат - өй сагы астында, ул да җинаять эше фигуранты.

Тикшерү версиясе буенча, кассир булып эшләгәндә Луиза банктан 25 миллион чамасы акча ала, шуннан соң Хәйруллиннар гаиләсе бер ай чамасы качып яши. Аларны Казанда тоткарладылар
 


Якын көннәрдә Луизаның ире Маратның да сак астында булу вакытын үзгәртәләр. Ул өй сагында калырмы, әллә хатыны артыннан СИЗОга барырмы - әлегә билгесез, диелә хәбәрдә.

Луиза Хәйруллинага 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100