420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
Иркутск өлкәсенең Тулун шәһәрендә су баскан вакытта 83 яшьлек Анелла Данелюк югалган. Олы яшьтә булса да, ул үзе генә яшәгән. Йорты балаларының өенә якында гына урнашкан. Хәзер аны оныгы - 23 яшьлек Павел Василевский эзли. Бу турыда “МК” сайты хәбәр итте.
Павел Василевский 2 июльдә "МК" сайты хәбәрчесе белән аралашкан. "Дәү әнием белән элемтә инде узган җомгадан бирле юк”, - дип сөйләгән ул. Шулай да, Павел әбисен эзләүдән туктамый. Анелла Данелюкны ике кызы һәм ике оныгы көтә.
“Мондый зур фаҗига булыр дип уйларга бернинди дә сәбәп юк иде. Узган җомга көндезге сәгать дүртләрдә әни шалтыратып, әбием белән сөйләште. Әби исә: "Куркырлык берни дә юк, су ерак әле. Күршеләр дә монда”, дип безне тынычландырды”, - ди егет.
Ләкин инде ярты сәгатьтән Анелла Данелюк балаларына яңадан шалтырата. Бу вакытта ул инде беркая да чыга алмый, йортына су тулган була.
“Әбием су баскан өйдә комод өстендә утырган килеш, безгә телефоннан шалтыратты. Ул елый-елый безнең белән хушлашып: “Барысы өчен дә гафу итегез!” дип кабатлады. Аның күршеләренең өйләре ике катлы. Күрше ире йорт түбәсенә менеп котылган. Ләкин ул яшьрәк шул. Әбием алай менәргә өлгермәгәндер. Куркып та калгандыр иде. Өеңә су тулып, су астында калуыңны күреп торганда, кем курыкмас соң? Кулына ике этен тотып, ул безгә шалтыратып, елый гына алды”, - дип өзгәләнә егет.
Анелла Данелюкның өеннән балаларына кадәр машинада биш минутлык кына юл булган югыйсә. “Без шунда ук 112 телефонына шалтыраттык, әбинең исемен, адресын әйттек. Алар коткаручыларга җиткерергә вәгъдә иттеләр. Үзебезгә аның янына барырга мөмкинлек булмады – юлны су баскан иде инде. Ел саен шулай була анда, ә быел су 14 метрга күтәрелер дип кем уйлаган! Мин үзем анда барып җиткәндә, өйләр йөзеп йөриләр иде, кайберләренең түбәләре күренә, кайсыларыннан берни дә калмаган иде”, - ди Павел.
Әбине эзләүдә ярдәм сорап, балалары полициягә дә мөрәҗәгать иткән. Егет сүзләренчә, алар янына тикшерүче килгән, ул әбине эзләүләрен әйткән. Ләкин югалган 83 яшьлек пенсионер турында әлегә бернинди мәгълүмат та юк.
“Су килә башласа, беркемне дә тыңламагыз, бернәрсәне дә көтеп утырмагыз. Тизрәк җыеныгыз да, аннан качыгыз. Үзегезне үзегез коткарыгыз!” - ди 83 яшьлек әбисен югалткан Павел Василевский.