Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркутск өлкәсен су баса: Кешеләр йорт түбәләрендә ярдәм көтә, һәлак булучылар бар - видео

Иркутск өлкәсен су баса: Кешеләр йорт түбәләрендә ярдәм көтә, һәлак булучылар бар - видео

news_top_970_100
Иркутск өлкәсен су баса: Кешеләр йорт түбәләрендә ярдәм көтә, һәлак булучылар бар - видео
Иркутск өлкәсенең Тулун шәһәрендә йортларны су баскан. Кешеләр өй түбәләренә менәргә мәҗбүр булган. Аларга коткаручылар ярдәм итә. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Тулун шәһәрендә саклагыч буа киткән. Дамба Ия елгасында су күтәрелүдән җимерелгән. Барысы да бик из арада булган, биредә яшәүчеләр чыгып китәргә дә өлгермәгән. Коткаручылар кешеләрне йорт түбәләреннән алган. Тулун мәктәпләрендә вакытлыча яшәп тору урыннары ясаганнар. 

Төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Шутов "Интерфакс" агентлыгына белешмә биргән. Барысы 887 йортны су баскан, шул йортларда 1700 кеше яшәгән.


 

27 июньнән башлап Иркутск өлкәсендә Гадәттән тыш режимы кертелде. Дамба өзелү нәтиҗәсендә Р-255 "Себер" федераль юлында хәрәкәт туктатылды. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, Ия елгасында су 946 см биеклектә. Критик күрсәткеч 700 см дан башлана. Әлегә су күтәрелүен дәвам итә.

Метеорологлар фаразы буенча, елгада су биеклеге 1050 см га җитәргә мөмкин. Шуннан соң су басу зонасы тагын да артачак.

"Тулунда эвакуация башланды. Халыкка хәбәр ителде. Күбесе эвакуациядән баш тарта", - дип сөйләгәннәр өлкә буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Хәзер шәһәрдә утызлап йортны су баскан, ләкин бу сан артачак, дигәннәр ведомствода.


Иркутск өлкәсендә су басу яңгырлар күп яуганнан соң башлана. 28 июньдә кичке алтыга булган мәгълүматлар буенча, 27 торак пунктта 2,8 мең торак йортны су баскан инде. 16 автомобиль юлы, 13 күпер су астында калган.

Тулун районында ике кеше - 86 яшьлек бабай һәм 8 яшьлек малай һәлак булган.

Өлкәнең өч районы тулысынча диярлек су астында калды, дип хәбәр итте Беренче канал. Нижнеудинск шәһәрендә эчә торган су да, электр уты да юк, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100