Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшел Үзәндә яшәүче юрист Волжскида ике баланы һәм аларның анасын үтерүдә шикләнелә

Матвей элеккеге хатынын яклаучылардан вәхшиләрчә ысул белән үч ала.

news_top_970_100
Яшел Үзәндә яшәүче юрист Волжскида ике баланы һәм аларның анасын үтерүдә шикләнелә
Марий Эл Республикасы буенча Тикшерү идарәсе,

Марий Эл Республикасының Волжск шәһәрендә яшәүче 31 яшьлек Натальяны, аның 14 яшьлек улы Аликны, 11 яшьлек кызы Аринаны (исемнәр үзгәртелә) 31 мартта иртәнге якта үз фатирларында табалар. Хатынга бер тапкыр пычак кадаганнар, кызның муенын яралаганнар, ә Аликның тәнендә унлап яра була — бала үтерүчегә каршы торган. Бу турыда «Комсомольская правда» үз чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

«Ул боксер иде, өметле бала булды. Алар әтиләре белән яшәми, ләкин әти кеше фаҗигане белүгә, башка шәһәрдән бирегә килеп җитте. Балалар әтиләре белән яхшы мөнәсәбәттә, алар бик яхшы аралаша иде», — дип сөйли гаиләнең танышы.

Үтерүче видеокүзәтү камерасына эләгә. Ләкин аны беркем дә таный алмый. Кызыл куртка кигән үтерүче Волжск шәһәрендә билгеле юрист булуын уйга да китермиләр. Аның үтерүгә катнашы булуы һәм полиция тоткарлавы турында мәгълүмат 3 апрельдә чыга. Имеш, ул үз-үзенә кул салырга да маташкан, аны хастаханәгә урнаштырганнар, дип язалар.

48 яшьлек Матвей Б. юрист кына түгел, мәрхүмә хатынның туганының элеккеге ире булып чыга. Тикшерү фаразлары буенча, ул бу гаиләне үтереп үч алмакчы була.

«Тоткарланган кеше сүзләренчә, ул элеккеге хатынының гаиләсе белән күптән конфликтта була», — дип әйткәннәр Марий Эл буенча тикшерү идарәсендә.

Волжск шәһәре Марий Элда зурлыгы буенча икенче урында тора. Анда 53 меңләп кеше яши. Укытучы Вероника Александровнаны күпләр белә. Аның кызы Наталья, оныклары Алик белән Арина була. Укытучыны хөрмәт итәләр, аның гаилә проблемаларын да күпләр ишетеп белә. Вероника Александровнаның сеңлесе Надежда бар. Укытучының үз кызы Наталья белән сеңлесе Надежда арасында яшь аермасы зур түгел, шуңа күрә Наталья Надежда белән дуслар, алар бик яхшы мөнәсәбәттә була. Надежданың ире Матвей белән мөнәсәбәтләрен дә хатын-кызлар бергәләп кичерәләр.

Матвей хатыны Надежданы гел кыйнап тора. Шуның өчен шартлы рәвештә иректән дә мәхрүм ителә.

«Соңгы вакытта Матвей үзгәрде. Аның хатыны аерылып, сигез яшьлек кызын алып китеп барган. Аннары без Матвейның өйдә тиран булуын да белеп алдык. Матвейның хатынына апасы Вероника Александровна, аның кызы Наталья ярдәм итә. Алар Надяны Матвейдан яклыйлар», — дип сөйләгән Матвей белән эшли торган хатын.

Матвей — юрист, Волжск шәһәрендә билгеле кеше, 2010 елда сайлау комиссиясе әгъзасы да була. Ләкин шул ук вакытта аны хатынын кыйнаган өчен хөкем итәләр. Аннары тагын берничә җинаять эше була. Ул хатынның борынын да сындыра. Надежда белән аерылышкач, Матвей Татарстанның Яшел үзән районына күченеп китә. Волжскига эш буенча килеп йөри. Хөкем ителгән кеше булуына карамастан, Матвей юристлык эшен дәвам итә, кешеләрнең мәнфәгатен яклап судларда катнаша.

Аннары эшләре начарлана, клиентлары кими, хатыны белән дә дуслаша алмый. Надежданы апасы Вероника Александровна яклый. Чөнки соңгы елларда Матвей хатынына һәм балаларына карата тагын да агрессиврак була.

«Хәзер бөтен кеше аңлый инде — Матвей шулай итеп укытучыдан үч алган. Ул аны кызыннан һәм оныкларыннан мәхрүм иткән. Үз гаиләсен дә югалтты, кешенекен дә җимерде», — ди мәрхүмнәрнең туганы.

Россия Тикшерү комитетының Марий Эл Республикасы буенча тикшерү идарәсе 48 яшьлек ир-атка «ике яки аннан күбрәк кешене, баланы үтерү» маддәсе буенча гаепләү белдерә. Бу турыда ведомствоның сайтында хәбәр ителә.

Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның 31 мартында Волжск шәһәрендә бу ир-ат элеккеге хатынының туганнарын — 31 яшьлек хатынны, 14 яшьлек малайны һәм 11 яшьлек кызны үтерә, диелә бу хәбәрдә.

Матвей хәзер сак астында, аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100