news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марий Эл Республикасында ике баланы һәм аларның анасын үтергәннәр

Мәетләрне Волжск шәһәрендәге фатирда тапканнар.

news_top
Марий Эл Республикасында ике баланы һәм аларның анасын үтергәннәр
Марий Эл Республикасы буенча Тикшерү идарәсе

Марий Эл Республикасының Волжск шәһәрендәге бер фатирда өч мәет табылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Марий Эл Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Волжск шәһәрендәге фатирда 31 яшьлек хатын, аның 11 яшльек кызы һәм 14 яшьлек улының мәете табылды. Ике яки аннан да күбрәк кешене һәм кече яшьтәге баланы үтерү фактлары буенча җинаять эше ачылды», диелә бу хәбәрдә.

РИА Новости агентлыгы чыганагы мәгълүматы буенча, алар барысы да пычак белән яраланган. Әлегә җинаятьнең версияләре әйтелми. «Җинаятьтә шикләнелүче әлегә юк», — дигән агентлык чыганагы.

РЕН ТВ каналы үз чыганакларына сылтама белән фаҗиганең бер версиясен хәбәр итте. Әлеге версия буенча, бу кешеләрне талау нияте белән үтерүләре ихтимал. 

Мәетләрне гаиләнең бер туганы таба.

Улы һәм кызы белән яшәүче мәрхүмә хатын ире белән аерылышкан. Алар элеккеге ире белән яхшы мөнәсәбәттә булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар