Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кипрга Россиядән килгән турист хатыннарны «төртмәле кисәтүләр» өчен үтергәннәр

Ноябрь урталарында югалган ике хатынның мәетен кунак йортының ишегалдындагы чокырда табалар.

news_top_970_100
Кипрга Россиядән килгән турист хатыннарны «төртмәле кисәтүләр» өчен үтергәннәр
https://pixabay.com

Россиядән килгән ике турист хатынны Кипрда үтерүләре билгеле булган иде. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат моның сәбәбен әйткән. Хатыннарны «көлү һәм төртмәле кисәтүләр» аркасында үтергәннәр. Ир-ат сорау алганда шул хакта сөйләгән. «Вести» каналы бу турыда Philenews басмасына сылтама белән хәбәр итте.

43 яшьлек Аль-Раиси Хайат һәм 33 яшьлек Мария Газибагандова Кипрга берничә ай элек туристик виза белән килә. Алар белән элемтә 17 ноябрьдә югала. Хатыннар Ларнака шәһәрендәге фатирдан юкка чыга. «Хокук саклаучылар хатыннарның Ларнакада яши торган урынын тенти, ДНК үрнәкләре ала, банк картларына треккинг ясый», — дип сөйләгәннәр дипломатлар РИА Новости агентлыгына.

Хатыннарның мәетләрен Като-Амиандос дип атлаган таулы авылда табалар. Алар 17 ноябрьдә бирегә килә, кунак йортында тукталалар. Биредә ремонт бара торган була. Ремонт ясаучы — Сирия гражданины, 32 яшьлек ир-ат, Кипрда гаиләсе белән яши. Ир-ат сүзләренчә, хатыннар бу ир-атка төртмәле сүзләр әйтә. Хатыннарның берсе Сирия гражданины була. Аннары җәнҗал ау мылтыгыннан ату белән тәмамлана, диелә хәбәрдә.

Үтерүче мәетләрне подвалга яшерә, үзе 23 яшьлек танышы янына китә. Бераздан алар ишегалдында экскаватор белән ике метр тирәнлектә чокыр казыйлар һәм хатыннарның мәетләрен шунда күмеп куялар. Видеокүзәтү камерасы язмалары, урланган банк карталарыннан акча күчерү билгеләре һәм экскаваторда калган кан эзләре җинаятьчеләрне табарга ярдәм итә.

Хәзер әлеге җинаять эше буенча өч кеше тоткарланган. Алар — үтерүдә гаебен таныган 32 яшьлек ир-ат, аның 23 яшьлек танышы, җинаять урынына алып килгән машинаны йөртүче 45 яшьлек ир-ат, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100