Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядән Кипрга килгәч югалган ике турист хатынның язмышы билгеле булды

Хатыннарның мәетләрен бакчада күмеп куйганнар.

news_top_970_100
Россиядән Кипрга килгәч югалган ике турист хатынның язмышы билгеле булды
https://pixabay.com

Ноябрь уртасында Кипрда югалган ике хатын-кыз мәете табылган. Россиядән килгән турист хатыннарның мәетләрен ял йортының бакчасында тапканнар. Бу турыда РИА Новости язды.

Полиция версиясе буенча, хатын-кызларны Сириядән килгән 32 яшьлек ир-ат үтергән. Ул гаебен танып күрсәтмә биргән, мәетләрне яшергән урынын күрсәткән. Бу эштә аның ике танышы да катнашкан.

Матбугат чаралары белешмәсе буенча, 43 яшьлек Аль-Раиси Хайат (Сириядә туган) һәм 33 яшьлек Мария Газибагандова Кипрга турсит буларак килә. Берсе җәй башында, икенчесе ай ярым элек. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат ял йортында ремонт ясый. Шунда ул бу хатыннар белән таныша. Аннары ул хатыннарны атып үтерә һәм бакчада күмеп куя, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100