Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстанда укытучы егет тәрбияче хатынны үтерүчене тоткарлавы турында сөйләде

25 ел бергә яшәгәннән соң, Эльвираны ире Данил пычак кадап үтергән.

news_top_970_100

Башкортстанның Кырмыскалы авылындагы спорт мәктәбендә физкультура укытучысы һәм панкратион буенча тренер Денис Хәсәнов балалар бакчасында эшләүче тәрбияче хатынны үтергән җинаятьчене тоткарлаган. Җинаятьче Денистан ике тапкыр диярлек зуррак булса да, егет аннан куркып калмаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Вакыйга былтыр ноябрь аенда була. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче хатынны үтерү турында хәбәр бөтен республиканы тетрәндерә. Бу хатынга үзенең ире пычак белән ташлана. 

Эльвира Лугманова Данил исемле ире белән 25 ел бергә яши. Ләкин ул ире белән аерылышу турында карар кабул итә. Чөнки ире бик көнче була, даими рәвештә Эльвираны кыйный. Эльвира балаларын алып башка җиргә күченеп китә. Фаҗига булган көнне Данил исерек була, ул пычак ала һәм хатынының эш урынына килә.  

«Мин мәктәптә эш урынымда идем. Безнең мәктәп һәм балалар бакчасы бер бинада урнашкан. Керү юллары гына төрле. Тәнәфес вакытында кабинетыма кердем һәм урамда тавышлар ишетеп алдым. Башта игътибар итмәгән идем, аннары олы кешеләр — пешекче һәм тәрбияче ярдәмчесе кычкырганын абайлап алдым. Озак уйлап тормыйча, тәрәзәне ачтым да алар янына чаптым. Алар балалар бакчасында пычаклы кеше булуын, балалар да шунда икәнен әйтте.

Мин балалар бакчасына йөгердем, керергә уйлаган идем, ләкин аннан канлы пычак тоткан ир-ат чыгып килә. Ул миңа кычкырды. „Сиңа да кирәкме? Селкенсәң, суям“, — диде. Мин җавап бирдем. „Монда балалар бар, әйдә урамга чык, шунда сөйләшик“, — дидем. Ул пычагын тоткан, миңа карап тора. Кем белгән ни буласын, аффект халәтендә кеше ни генә эшләмәс. Мин аны балалар бакчасыннан читкәрәк алып киттем, аннары җайлап кына егып салдым, пычагын тартып алдым. Шул килеш полицияне көтеп тордым», — ди сөйли Денис.

Денис салкын кан белән эш итсә дә, балалар өчен куркуын әйтә. 

«Мин аны балалар бакчасы территориясеннән алып китәргә тырыштым, балалар янына чабып китүе дә бар бит. Шуңа күрә ераккарак алып китәргә тырыштым. Аннары спорт күнекмәләрен кулланып, урамда зарарсызландырдым. Мин спортчы, тренер булмасам, ни белән бетәсен күз алдына китерә алмыйм. Бу зур роль уйнады», — ди ул.

Хәзер тикшерү эшләре бара. Данил Лугмановны 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

  • Авылда балалар бакчасы бинасында тәрбияче хатынга пычак кадаганнар, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100