Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авылда балалар бакчасы бинасында тәрбияче хатынга пычак кадаганнар

Башкортстанда исерек ир-ат элеккеге хатынына пычак белән һөҗүм иткән.

news_top_970_100
Авылда балалар бакчасы бинасында тәрбияче хатынга пычак кадаганнар
surb.sledcom.ru

Башкортстанның Кырмыскалы районындагы Иске Кыйышкы авылында балалар бакчасы бинасында тәрбияче хатынны үтергәннәр. Уфа районара тикшерү бүлеге 49 яшьлек ир-атка карата «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, Уфа районында яшәүче 49 яшьлек ир-ат 17 ноябрьдә көндез исерек килеш балалар бакчасына килә. Биредә аның элеккеге хатыны тәрбияче булып эшли. Ир көнчелек аркасында җәнҗал чыгара. Ул 47 яшьлек хатынга кимендә өч тапкыр пычак белән кадый.

Аннары җинаятьче бакчадан чыгып качмакчы була. Балалар бакчасы белән бер бинада мәктәп тә урнашкан. Мәктәптә физкультура укытучы булып эшләүче ир-ат җинаятьчене тоткарлый.

Тәрбиячене үтергән вакытта мәктәп укучылары да, балалар бакчасындагы сабыйлар да башка бүлмәләрдә була, алар җинаятьне күрми.

Имгәнгән хатын ашыгыч ярдәм машинасында вафат була.

Тоткарланган ир-ат гаепләү белдерелде, тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100