Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәйрутта шартлаудан соң Orient Queen круиз лайнеры баткан

Кичә кич белән Ливанның Бәйрут шәһәрендәге портта көчле шартлау булды.

news_top_970_100
Бәйрутта шартлаудан соң Orient Queen круиз лайнеры баткан

Ливандагы Abou Merhi Group компаниясенең Orient Queen круиз лайнеры кичә шартлаудан соң баткан. Бу турыда OTV телеканалына сылтама белән «МК» хәбәр итте. Бортта ике кеше һәлак булган, экипаждагы җиде кеше имгәнгән.

Лайнер хуҗасы мәгълүматы буенча, кораб портта туктап торган. Шартлаудан соң, лайнерның корпусы җимерелгән, трюмнарга бик тиз арада су тулган. Лайнерны коткара алмаганнар, ул порт акваториясендә баткан.

Orient Queen — 121 метрлы круиз лайнеры, 1989 елда төзелгән.

Шартлау кичә кич Ливанның һава-диңгез көчләре базасы янында булды. Хакимият мәгълүматы буенча, биредә 2015 елда ук конфискацияләнгән 2,7 тонна аммиак селитрасы шартлаган, диелә бу хәбәрдә.

Бәйрут аэропортында торган «Капитан Нагдалиев» корабы да зыян күргән. Аның бортында Россия кешеләре булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

«Судно ташландык килеш тора, бортта Россия кешеләре бар. „Капитан Нагдалиев“, Palmali компаниясе», диелә хәбәрдә. 

Судно хуҗасы Төркия компаниясе, ул экипажга хезмәт хакы түләмичә, ризыксыз ташлап киткән. Команда әгъзалары суднодан чыгып китә алган. «Барысына да хәбәр иттек. Борттан чыгарга куштык. Биредә бар да яна әле», — дип аңлаткан судно вәкиле.

Соңгы мәгълүматлар буенча, йөздән артык кеше һәлак булды. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Ливанга биш самолет җибәрә, аларда табиблар, коткаручылар һәм дарулар булачак, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100