Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ливанның Бәйрут шәһәрендә шартлаудан соң йөзләрчә кеше яраланган

Россия илчелеге бинасына да зыян килгән.

news_top_970_100
Ливанның Бәйрут шәһәрендә шартлаудан соң йөзләрчә кеше яраланган

Бүген Ливанның Бәйрут шәһәрендәге портта көчле шартлау булды. Бу турыда ТАСС хәбәр итте. 

Al Arabiya мәгълүматы буенча, ике тапкыр шартлау була, кимендә алты кеше һәлак, йөзләрчә кеше яраланган. Reuters агентлыгы 10 кеше һәлак булуын хәбәр итә.

Порт янындагы биналарның фасадлары җимерелеп төшкән, торак йортлар һәм офислар ишелгән.

Россия илчелеге бинасына да зыян килгән, бер хезмәткәр имгәнгән.

Шартлау сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

Бәйрут губернаторы сүзләренчә, янгын сүндерү бригадаларының берсе белән элемтә өзелгән, аларның кайда булуы билгеле түгел. Ул бу вакыйганы «Хиросима һәм Нагаскидагы шартлау белән тиңләде», диелә хәбәрдә.

Ливанда интернет белән проблемалар бар, бу шартлауга бәйлеме икәне билгеле түгел.

Ливанның сәламәтлек саклау министры Хамад Хасан сүзләренчә, портта пиротехника төялгән кораб шартлаган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Кимендә берничә бина тулысынча җимерелгән, корбаннар саны йөзләрчә дип фаразлана. Шаһитлар шәһәр урамнарында ятучы яралы кешеләр турында хәбәр итә. Шартлау үзәгеннән берничә километр радиуста шартлау эзләре күренә, диелә бу хәбәрдә.

Казахстанның Ливандагы консулы Спабек Баглан да шартлау вакытында яраланган. Бу турыда Казахстанның Тышкы эшләр министрлыгы хәбәр иткән.

Дипмиссия офисында төшерелгән кадрларны РЕН ТВ күрсәтте. Шартлау дулкыны нәтиҗәсендә бинада тәрәзәләр ватылган, җиһазлар ауган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100