Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дубайда кыядан егылып төшеп үлгән Уфа кызын чит илдә җирләгәннәр

Мәрхүмәнең мәетен ике атна буена моргтан бирмәгәннәр.

news_top_970_100
Дубайда кыядан егылып төшеп үлгән Уфа кызын чит илдә җирләгәннәр
Владимир Васильев

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә фаҗигале рәвештә һәлак булган Уфа кызын туган җирдән читтә җирләгәннәр. Юлия Хәбибуллина фотога төшергән вакытта кыя кырыеннан очлы тау башына егылып төшеп үлде. Аны соңгы юлга туганнарыннан ерак җирләрдә озатканнар. Бу турыда Уфа.Онлайн хәбәр итте.

3 июньдә 34 яшьлек фоторәссамны Фуджайра әмирлегендәге мөселман зиратында җирләгәннәр. Юлияне туганнары ике атна буена җирли алмый торган. Мәет 15 майдан бирле моргта яткан. Бу турыда Юлиянең дус кызы Әлфия Курманаева хәбәр иткән.

Әлфия сүзләренчә, Әмирлектәге хокук саклау органнары анализ нәтиҗәләрен көткән. Бөтен авырлыкларга карамастан, мәрхүмәнең туганнары һәм якыннары җирләү эшләрендә ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт әйтә.

«Дубайдагы генераль консулга рәхмәт. Ул шәхсән үзе әмирлеккә килеп, гарәпләр ягын тизләтте. Без ахыргача ышанып бетә алмадык. Аллаһка шөкер, барысы да булды. Башкортстан хакимиятенә, Россия Тышкы эшләр министрлыгына рәхмәт. Пандемия шартларында шундый четерекле мәсьәләне хәл итәргә булыштылар», — ди Әлфия.

Хәзер Юлиянең шәхси әйберләрен әти-әнисенә кайтару өчен юридик эшләр башкарыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100