Дубайда эшләүче Уфа фоторәссамы кыядан егылып һәлак булган

Юлия Хәбибуллина матур фотосурәт ясаган мизгелдә тигезлеген югалткан.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә эшләүче танылган фоторәссам, Уфа кызы Юлия Хәбибуллина һәлак булган. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте.

Юлия 15 майда үлгән. Шаһитлар сүзләренчә, ул матур фотосурәт ясарга тели. Шуның өчен текә кыя кырыена баса. Шул мизгелдә кыз кыядан егылып төшә һәм һәлак була.

«Кыя кырыенда фотога төшәргә теләгән иде. Ул тезләренә чүгәләде һәм тигезлеген югалтты. Юлия ун метр биеклектән егылып төште», — ди шаһитлар.

Дуслары һәм якыннары Юлиянең әнисенә матди ярдәм җыю игълан итте.