Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә авариядә Тольяттида яшәүче ир-ат үлде, хатыны һәм өч баласы хастаханәдә ята

Хатынның кабыргалары сынган, нәни бала реанимациядә ята.

news_top_970_100
Төркиядә авариядә Тольяттида яшәүче ир-ат үлде, хатыны һәм өч баласы хастаханәдә ята
https://pixabay.com

2 августта Төркиядә автобус белән авария Самара өлкәсендә яшәүче берничә гаиләгә кайгы китерә. Автобус Россия туристлары Анталья аэропортына бара торган була. Өч кеше үлә, тугыз кеше имгәнә. Үлүчеләр арасында Тольяттида яшәүче 35 яшьлек Тарас Мельник та була. Шулай ук 71 яшьлек Надежда Тягущева һәм 15 яшьлек Алена М. (исеме үзгәртелә) үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Мәрхүмнәр барысы да якыннары белән ял итәргә килгән. 

«Без бишәү идек. Мин ирем һәм өч балам белән. Ирем үлде. Кече улыма 5 яшь, ул реанимациядә ята», — ди Тарасның хатыны Алена.

Алена хәзер үзе дә хастаханәдә. Ул да имгәнгән. Ләкин балалары өчен күбрәк борчыла. 

«Без дүртәү хастаханәдә хәзер. 13 яшьлек олы улыма бәхет елмайган инде. Уртанчы кызымның кулы сынган, аңа операция ясадылар, ул аңында. Кече улым реанимациядә, минем кабыргаларым сынган», — ди Алена.

Аларга консуллык та, иминият компаниясе дә ярдәм күрсәтә.

Танышлары Тарасны яхшы кеше булуын сөйли. «Ул барысына да үзе иреште. 10 ел элек Украинадан Тольяттига күченде, аның үз бизнесы - йөк ашы торган фирмасы бар. Балалар уенчыклары сатудан башлаган иде, бугай. Андый кешеләр сирәк була», — ди танышлары.

Хәзер табиблар имгәнгән кешеләрнең гомере өчен көрәшә. Өч кешегә операция ясаганнар. Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренчә, 10 кеше җиңелчә травма алган, аларны хастаханәдән чыгаралар. Самара өлкәсеннән килгән унлап кеше дәвалануын дәвам итә. Алар янына якын арада Россиядән туганнарын китерү мәсьәләсе хәл ителә, диелә хәбәрдә.

  • Төркиядә авариядә күрше төбәктәге авылда яшәүче кыз үлгән, апасы авыр хәлдә
  • Төркиядә ял иткән туристларны аэропортка илтүче автобус капланып, өч кеше үлгән, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100